Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 декабрь 2024, 06:00

Мөмкинлекләре зур

Башкорт аграр-технология колледжы - авылда квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү буенча республиканың иң эре учреждениеләренең берсе. Безнең коллектив бу юнәлештәге эшнең сыйфатын - елдан-ел яхшырта, дөньяга позитив караш формалаштыру, авыл хуҗалыгы хезмәтенә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү буенча максатлы эш алып бара.

Мөмкинлекләре зурМөмкинлекләре зур
Мөмкинлекләре зур

Биредә сайлаган һөнәр буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр алалар. Колледж дәүләт лицензиясе нигезендә 6 һөнәр һәм 3 белгечлек буенча эшче кадрлар әзерли. Уку учреждениесенең Бакалы һәм Чакмагыш авылларында ике филиалы бар. Ел саен колледжда 900 гә якын студент белем ала. Колледжның 720 урынлык уку корпусы, 140 урынлык ашханәсе, 2 спорт залы, стадион, спорт мәйданчыгы, котельный, теплица, уку хуҗалыгы һәм студентлар өчен яшәү урыны бар. Практик дәресләр алып бару өчен колледж заманча җиһазлар һәм машиналарның тулы комплекты белән тәэмин ителгән. Практик йөртүне үткәрү өчен колледж территориясендә автотрактодром бар. Узган ел колледжда «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча остаханә ачылды һәм укучыларны заманча стандартларга һәм алдынгы технологияләргә туры китереп практик әзерләү өчен “Кировец К-525 Премиум” тракторы сатып алынды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас