Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы мондый предприятиеләр республикада санаулы гына калды. Шуларның берсе – үз көчләре белән аның эшчәнлеген саклап кала алган „Илеш РТП” җәмгыяте.Биредә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, запас частьләр эшләү һәм реставрацияләү, „КамАЗ“ автомобильләрен капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү кебек хезмәтләр күрсәтелә. Составында, йөк машиналарын ремонтлау участогы, тәгәрмәчле тракторлар, механик участок (токарлык цехы), тимер конструкцияләр ясау цехы бар. Соңгы елларда җәмгыять үзен район, республика киңлекләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге комплексларны проектлау, әзерләү һәм төзү, атап әйткәндә, терлекчелек биналарын, ашлык складларын, тентлы япмаларны һ.б. конструкцияләрне төзүче итеп танытты. Шулай ук комплексларда сыер саву, малларны су эчерү, тирес түгү механизмнары, җиһазларын урнаштыралар. Шул рәвешле, инвестицияләр һәм масштаблар буенча иң зур проектларны – “Урожай” токымчылык заводы, “Мир” җәмгыятьләрендә, М.Гәрәев ис., Куйбышев ис. кооперативларда төрле юнәлешләрдә комплекслар һәм тораклар төзелеше уңышлы тормышка ашырылды.