Анда Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 3 А сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Г.Р.Фаррахова) һәм аларның әти - әниләре катнашты. Чара укучыларны сәламләүдән башланды. Дәртле флешмоб, спорт һәм гаилә турында эчтәлекле шигырьләр барлык катнашучыларга шатлыклы кәеф бүләк итте. Музыкаль разминка барлык катнашучыларны берләштерде.
Спорт эстафеталарында 7 гаилә катнашты. Командаларга йөгерү, сикерү буенча мавыктыргыч, кайвакыт бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде. Алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Гаилә ярышларында катнашучылар җитезлек, дәрт, җиңүгә омтылуда балалардан бер дә калышмады. Мондый актив ата-аналарга карыйсың, һәм аларның балалары нинди спортчылар булып үсәчәге аңлашыла.
Җанатарлар катнашучыларны бердәм алкышлар белән хупладылар. Һәр яңа конкурс белән хәлләр кискенләште, әмма жюри бертавыштан үзара ярдәмләшү һәм Гаилә татулыгы җиңә дигән фикергә килде.
Барлык катнашучыларга дипломнар, кубоклар һәм призлар тапшырылды. «Иң тату гаилә» номинациясендә Абушахминнар гаиләсе (Рөстәм, Зөһрә, Саида), «Иң спорт гаиләсе» - Әхмәтовлар (Динар, Алинә, Реналь), «Иң җитез гаилә» - Габдрахмановлар (Динар, Регина, Юлия), «Иң көчле гаилә» - Гыйльмуллиннар (Алмаз, Ирина, Арина), «Иң бердәм гаилә» - Муллагалиевлар (Марат, Эльвира, Сөмбел), “Иң актив гаилә” - Нәбиевлар (Артур, Лилия, Артем), “Иң җитез гаилә” - Шәмсетдиновлар (Раил, Айгөл, Алсу) лаек булдылар.
Спорт бәйрәме бик шәп булды! Барысы да чын күңелдән ярыштылар, шуңа күрә нәтиҗәләр дә яхшы булды!