Маяк
+10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 декабрь 2024, 12:00

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан

Быел Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указына ярашлы Башкортстанда 2024 ел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде. 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне киң җәмәгатьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген яклауга юнәлдерелгән.  

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан

Шул уңайдан бүген район мәдәният сараенда күркәм чара үтте. Анда "Мир один на всех" Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган искиткеч концерт оештырылды.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьләре буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов катнашып, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук Р.Хәертдинов тантаналы рәвештә район инвалидлар оешмасы рәисе Фәвис Рәфис улы Гарифуллинга Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкорт республика оешмасын үстерүгә "Шәхси өлеш керткән өчен" дигән медаль тапшырды.
Бәйрәм кичәсе район мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать артистларының моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.

 

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас