Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
4 Декабря 2024, 09:45

Телебезне, мәдәниятебезне саклап калу - мөһим бурыч

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, республикада 12-14 декабрьдә VI бөтендөнья башкортлары корылтае үтәчәк. Республикабыз шундый күләмле чаралар үткәрү җәһәтеннән бай тәҗрибәгә ия һәм аның уңышлы, нәтиҗәле үтүе бәхәссез. Чөнки тоташ республикабызда, шул исәптән Илеш районында халкыбызның яшәешен яхшыртуга, йолаларын тергезүгә, тарихи һәм мәдәни мирасны, туган телләрне саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынны, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. 

Телебезне, мәдәниятебезне саклап калу - мөһим бурычТелебезне, мәдәниятебезне саклап калу - мөһим бурыч
Телебезне, мәдәниятебезне саклап калу - мөһим бурыч

Бу җәһәттән районыбыз башкортлары корылтае алга куйган максатларга ирешеп, актив эшчәнлек алып бара. җәмәгать оешмасының әһәмияте, башкарылган эшләре һәм үсеше турында без район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илшат Әнәс улы СИБӘГАТУЛЛИН белән әңгәмәләштек.

- Илшат Әнәс улы, район башкортлары корылтае катнашлыгында уздырылган чаралар, башкарылган эшләр турында бәян итсәгез иде.

- Башкорт телен һәм халкының гореф-гадәтләрен саклап калу, мәдәнияткә ихтирам булдыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне ватанчылык, үз теленә һәм мәдәниятенә сөю рухында үстерү, халыклар арасында татулыкны һәм дуслыкны ныгыту - Корылтай әгъзаларының төп бурычларыннан. Район һәм төбәк корылтайларының эшен системалаштыру максатында бөтендөнья башкортлары корылтае 2020 елдан башлап тематик еллар игълан итте һәм аңа тиешле төп чаралар сериясе уздырылды. Бөтендөнья башкортлары корылтае тәкъдиме белән башкорт телен популярлаштыру максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров махсус Указга кул куйды һәм хәзер ел саен 14 декабрьдә, күренекле башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, без Башкорт теле көнен билгелибез. Декабрь аенда мәгариф учреждениеләрендә башкорт теле атналыклары, семинарлар, төрле конкурслар,марафоннар үткәрелә. Укучыларыбыз конкурсларда катнашып уңышлы чыгыш ясый.

Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан Ырулар җыеннары уздырыла. Республикабызда үткән бу җыеннарда алар актив катнаша. Әйтеп үтәргә кирәк Илеш районында 7 нәсел вәкилләре яши: Елан, Елдәк, Гәрәй, Бүләр, Янәй һәм Кыргыз. Райондашларыбыз Рөстәм Камалов белән Фидан Мәрвәров авылларыбызның тарихын өйрәнеп, шәҗәрә төзү буенча зур эш алып бара. Шулай ук башка замандашларыбызның да авыллар тарихы турында чыгарган китаплары шактый. Соңгы вакытта үз тамырларын белергә теләүчеләр артуы күңелле күренеш. Моны без барлык авылларда үткәрелгән шәҗәрә бәйрәме үрнәгендә күрәбез. Шулай ук күптән түгел Р.Зыязов һәм А.Рамазановның Теләпәнгә багышланган 18 кушымтадан торган “Теләпән-туган оябыз” китабы дөнья күрүе дә моңа ачык дәлил.

Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Башкортстан Республикасы хәрби хәрәкәтләре игълан иткән “Йөрәк җылысы” акциясенә Илеш районы башкортлары корылтае, туган тел һәм әдәбияте укытучылары да кушылды. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребезгә термо носки, оекбаш, медицина кирәк-яраклары җыйды. Шулай ук район мәдәният сараенда “Бергә булыйк” дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылып, аннан кергән барлык средстволар да егетләргә җибәрелде.

- Әдәбият, сәнгать, мәдәниятне, туган телне үстерү һәм саклау буенча үткән чараларга да тукталып китсәгез иде.

- Безнең районыбызда телебезне, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны саклау өчен бик күп эшләр башкарыла. Башкорт теле һәм әдәбияте укытучылары район, республика күләмендәге “Ел укытучысы” конкурсында катнашып призлы урыннар яуласа, укучылар “Урал батыр” эпосын сөйләп, олимпиадаларда үзләрен сынап, зур җиңүләргә ирешә. Шулай ук, республикада эшләп килгән төрле проектларда, грантлар да активлык сизелә. Соңгы елларда гына бу проектлар ярдәмендә өч башкорт теле һәм әдәбияты кабинеты яңа технологияләр белән тулыландырылды. Туган тел укытучылары ел саен грантларда катнашып, җиңү яулавы да куанычлы күренеш. Бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп – интернаты грант отып, «Кара юрга» ипподромында укучыларны атта йөрергә укыту эшен алып баруы да шуны дәлилли.

Мәктәпләрдә Шәйморатов сыйныфлары ачылып, бүгенге көндә алар уңышлы эшли. Балаларның телне, мәдәниятне үстерүгә үз өлешен кертүе куанычлы. Шәйморатов һәм кадет сыйныфларының бүгенге көндә партриотик тәрбиягә йогынтысы бәһалап бетергесез. Алда туган илебезне яраткан, аның үсешенә өлеш кертәчәк яшь буын үсүенә шик юк. Аларның төрле мәдәни чараларда актив катнашуы, Башкортстан буйлап сәяхәт итүләре, билгеле шәхесләребезнең музейларында булулары, тарихны, мәдәниятебезне өйрәнүләре, спорт белән шөгыльләнүләре - моңа ачык дәлил.

Агымдагы елда район мәктәпләре арасында барган «Театралика» конкурсының патриотик темага багышлануы районда туган илебезнең чын ватанпәрвәрләрен тәрбияләүгә зур игътибар бирелүен күрсәтә. Махсус хәрби операция барганда халыкларның ныклыгы сыналган вакытта бу бик мөһим. 

Башкортлар корылтаеның мөһим бер юнәлеше – сәламәт тормыш. Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы буенча республикада үткән «Аек авыл» конкурсына авылларыбызның бердәм кушылуы, сөенечле хәл.

Район үсеше, яңа гаиләләр барлыкка килүе, сәламәт балалар тууы һәркем өчен дә бик мөһим. Районда барлык авыллар «Аек авыл» конкурсында актив катнаша, бу юнәлештә бик күп эшләр башкарыла. Халык арасында төрле лекцияләр, фәһемле очрашулар, чаралар оештырылуы уңай нәтиҗәләр бирә. 2023 елда Теләкәй авылы республика күләмендә чыгыш ясады һәм 200 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Милли кием, шулай ук башкорт телендә диктант язу акциясендә райондашларыбыз бердәм катнаша. Бу инде халкыбызның үз тарихына, телен саклап калуга битараф булмавын күрсәтә.

Районыбызның билгеле шәхесләре исемен мәңгеләштерү максатыннан да күп кенә эшләр башкарыла. 2022 елда республикабыз, безнең горурлыгыбыз ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның 100 еллыгын билгеләп үтсә, узган елда якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның искә алу кичәсе районда, Ә. Вәлиди исемендәге милли китапханәдә оештырылды. Агымдагы елда райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Шәмсетдин улы Поварисовның тууына 100 ел тулуны тантаналы билгеләп үттек. Күптән түгел аның тормышын, гыйльми эшмәкәрлеген чагылдырган, иҗаты хакындагы мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, аңа багышланган шигырьләр, фотосурәтләр тупланган башкорт, татар һәм урыс телләрендә китап дөнья күрде.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- VI бөтендөнья башкортлары корылтаенда шулай ук телебезне, мәдәниятебезне саклап калу турында да сүз барачак. Динебезгә, йолаларыбызга кагылышлы мәсьәләләр каралуы, төпле карарлар кабул ителүе көтелә. Алдагы вакытта без район башкортлары корылтаен юридик яктан теркәргә дигән планда торабыз. Бу, үз чиратында, Грантларда катнашырга хокук бирәчәк. Без, үз чиратыбызда, киләчәктә дә телебезне, мәдәниятебезне тагы да баету максатында зур күләмле эшләр башкаруны бурыч итеп куябыз һәм моңа ирешербез, дип ышанам.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.

Әңгәмәдәш Лилия БАЯНОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас