Гуманитар ярдәмнең бер өлеше машиналарга төялгән һәм озатуга әзерләнгән. Барлык посылкалар яклаучыларның сораулары нигезендә формалаштырылган һәм аларга мөмкин кадәр тизрәк китереләчәк. Көн саен гуманитар ярдәм җыю штабына беренче кирәк-ярак әйберләрен алып килгән район халкына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сезнең катнашуыгыз һәм ярдәмегез бик мөһим! Бүгенге көндә гуманитар ярдәм җыю штабына китерелде:
- Югары Яркәйдән Данил Шаһабетдинов - 25 банка бал.
- Югары Яркәйдән Сәлимә Сәйфетдинова - эчке кием.
-Коррекцион интернат-мәктәбе коллективыннан - 24 банка тушенка, 3 тартма пакетлы чәй, 10 пар перчатка, 72 консерва банкасы карабодай, 12 төргәк дымлы тастымал, 15 мендәр һәм 10 сөлге, гомум суммасы 6086 сум.
- "Кедр" кибетеннән 3 рулон изолон, 10 саплы көрәк, 3 штыклы көрәк, 4 балта, 2 чүкеч, 2 кадак суыргычы, гомум суммасы 17500 сум.
Бергәләп без көрәшче-якташларыбызга ярдәм итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.