Илеш җире элек-электән үзенең уңдырышлы туфраклары һәм югары уңыш күрсәткечләре белән дан тота. Икмәк тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы булган. Хәзерге заманда да, бөек казанышлар дәверендә, кешелек өчен ул изгесе, яшәү чыганагы булып тора. Бу җәһәттән муниципаль берәмлекләр арасында иҗади хезмәттәшлекне ныгыту, талантлы башкаручыларны, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык сәнгать иҗаты осталарын ачыклау, икмәк пешерү сәнгатенең казанышларын күрсәтү максатында районда изге ризыкка багышланган “Икмәк – барысына да баш” бренд чарасы үтте. Ул уңыш һәм халык традицияләре көненә әверелеп, бик күп халыкны һәм кунакларны җыйды, аларга онытылмас тәэсирләр бирде.
Мәртәбәле чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, «Башнефть» АНК җәмгыяте компаниясе генеральный директор урынбасары- аппарат җитәкчесе Вячеслав Александрович Клепиков, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты - «Башнефть» АНК җәмгыяте эшләр белән идарә итү департаменты директоры Олег Александрович Калинин, БР мәдәният министры урынбасары Илнур Илдар улы Мухьянов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, «Башнефть» АНК җәмгыяте хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү департаменты директоры Рушан Мөхәммәт улы Сәитов, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты - КПРФның Башкортстан республика бүлекчәсе беренче секретаре - Юнир Галимҗан улы Котлыгужин катнашты.
Район мәдәният сараеның фойесында икмәккә һәм аның кеше тормышындагы әһәмиятенә багышланган мавыктыргыч күргәзмә тәкъдим ителде. Бодайның бөртегеннән алып хуш исле икмәк булып табынга килгәнчегә кадәр үтелгән юлны, авыл хуҗалыгы уңганнарын, гомумән, район тарихын чагылдыручы “Туган җирем, чәчкә ат!” фоторәсемнәр күргәзмәсе, шәхси предприятиеләр, эшкуарлар һ.б. тәкъдим иткән икмәк-булка, кондитер изделиеләреннән торган өстәлләр халык традицияләрен саклауның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итеп, һәркемдә зур кызыксыну уятты.
Өстәлнең төп ризыгына багышланган бәйрәмне Дүртөйле, Бакалы, Куш-наренко һәм Тәтешле районнарыннан килгән, шулай ук урындагы иҗади коллективларның матур концерты дәвам итте. Иҗат һәм илһам мохите белән сугарылган, мәдәниятебезнең бар матурлыгын һәм бай-лыгын чагылдырган, энергия һәм позитив белән тулы дәртле музыкаль номерлар тамашачыларны битараф калдырмады һәм кабатланмас бәйрәм атмосферасы тудырды.
Конкурс йомгаклары буенча жюри төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде. Үзенең осталыгы һәм ихласлыгы белән таң калдырган Кушнаренко районының “Дуслык” фольклор коллективы (җитәкчесе - Г.Латыйпова) “Иң яхшы фольклор коллектив” номинациясенә лаек булды. Халык мәдәнияте рухын чагылдырган Ябалак мәдәният йортының “Хәзинә” фольклор коллективы, (Л.Касыймова) «Иң яхшы хореографик фольклор” дип билгеләнде. Бакалы районының “Сөнәкәй” керәшен халык фольклор ансамбленә (С.Васильева) - “Иң яхшы җыр фольклоры”, Лаяшты мәдәният йортының “Әхирәттәр” фольклор коллективына (З.Әсәдуллина) - “Иң яхшы уен фольклоры”, район мәдәният сараеның “Алтын ачкыч” үрнәкле балалар театрына (Э.Миңнегулова) “Балалар фольклоры” номинациясе бирелде.
Тәтешле районының «Нәүрүз» татар фольклор коллективы (Г.Хәсәнова) - татар халык фольклор ансамбле фольклорны популярлаштыруга керткән өлеше, Дүртөйле районының “Изге ай” татар халык фольклор ансамбле (Г.Рәхимҗанова) фольклорга инновацион якын килүе, район мәдәният сараеның “Йәркәй ынйылары” башкорт фольклор коллективы (А.Гайфуллина) борынгы йолаларны саклавы, Карабаш мәдәният йортының «Сәрбиназ» фольклор коллективы (Р.Мәрданова) фольклорда буыннар дәвамлылыгы өчен диплом белән бүләкләнде.
Күргәзмәдә катнашучылар да жюри тарафыннан югары бәяләнеп, “Икмәк могҗизалары” конкурсында оригиналь рецептлары өчен “Тәмле” пекарнясы - беренче, продуктының сыйфатлылыгы һәм осталыклары өчен шәхси эшкуар Р.Ризванова, шулай ук БАТК икенче урынга лаек дип билгеләнде. “Эра” җәмгыяте һәм ”Айташ” кафесы өченче урыннарны бүлеште. “Бәйрәм калачы” конкурсында “Чия” пекарнясы (шәхси эшку-ар Э.Шамматова) - беренче, Сүлте, Дүртөйле районының Иванай авыл мәдәният йорты - икенче, “Нива” җәмгыяте (Р.Гыйләҗетдинов) өченче урынга чыкты.
***
Район мәктәпләрендә укучыларда мөһим ризыкка ихтирам һәм сакчыл караш тәрбияләүгә багышланган икмәк атналыгы уздырылды. Мәгариф учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре һәм агро-сәнәгать комплексының хезмәт ветераннары белән очрашулар оештырылды, алар үзләренең тәҗрибәсе, белеме белән үсеп килүче буын белән уртаклашты. Чара укучыларда икмәк үстерү процессы турында тулы күзаллау формалаштыруга, икмәккә, аны үстерүче кешеләрнең хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Кунаклар икмәк турындагы мавыктыргыч тарихлар белән уртаклаштылар, икмәк безнең өстәлгә килеп эләксен өчен кешеләрнең күпме хезмәт куюлары турында сөйләделәр. Ни өчен Илеш районының икмәк төбәге дип атаулары турында күп истәлекләр яңгырады бу көннәрдә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләре уздырылды, анда балалар икмәк җитештерү белән якыннан таныша алды. Атна чикләрендә мәктәп укучылары арасында районда рәсем, сүз сәнгате һәм әсәрләр конкурслары үткәрелеп, җиңүчеләр бәйрәм чарасында бүләкләнде.
***
Бу көнне район үзәк мәйданында ярминкә оештырылып, үзенең төрлелеге белән сөендерде. Кондитер изделиеләренең киң ассортименты, сыр, ит, балык, яшелчә-җимеш, бал һ.б. мулдан иде. Чәй өстәлләре, коймаклар, кыздырылган ит белән бәйрәмгә ямь һәм тәм өстәп торды.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә үз товарларын тәкъдим итте. Үзәк мәйданда хуҗалыклар салам, печән, ашлык тәкъдим итте, аларны халык бик отышлы бәяләргә сатып алды.
Сәхнәдә район мәдәният сарае үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән чын бәйрәм рухын тудыручы концерт программасы оештырылды.
Лилия ЙОСЫПОВА.