Котлау сүзләре белән мәктәп директоры Фатыйма Мәүләби кызы Сәлахова һәм Илеш районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Рәфис улы Гарифуллин чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасы югары дәрәҗәдә узды. Котлау концерт номерлары белән И.Ф. Нәбиуллина җитәкчелегендәге Алинә Якупова чыгыш ясады, "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары флешмоб оештырды. Шулай ук нтернат-мәктәп укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар - җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Бу көн - бәйрәм датасы гына түгел, ә безнең янда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерү. Безнең бурыч - аларга игътибар итү, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итү.
Әйдәгез, бөтен Җир йөзендә яхшылык эшлик! Без төрле, ләкин без барыбыз бергә!