Конкурста Башкортстан Республикасының дәүләт коррекцион учреждениеләре һәм ресурс (терәк) мәктәпләре укучылары катнашты. Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелде: хореография, вокал башкару, инструменталь башкару, нәфис уку.
Илеш коррекцион интернат-мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Илнара Сәлахова Б.Заходерның «Ике һәм өч» шигыре белән «Нәфис уку» номинациясендә II урынны яулады.
Илнарга Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче дәрәҗә дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Яшь катнашучыны уңышлы чыгышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм аңа иҗади уңышлар һәм барлык башлангычларында җиңүләр телибез!