Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 декабрь 2024, 05:00

Хезмәт еллары - матур тарих

2025 елда Илеш районы төзелүгә 90 ел тула. Шушы дәвер эчендә данлыклы хезмәт юлы үтеп, район тарихында үз эзен калдырган илешлеләр үз истәлекләре белән уртаклаша

Хезмәт еллары - матур тарихХезмәт еллары - матур тарих
Хезмәт еллары - матур тарих

Элекке “Октябрь” колхозының алдынгы механизаторы, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Рәгыйб Бәдертдинов:

- Язмышымны туган авылым белән бәйләп, борынгыдан изге саналган игенче һөнәренә багышладым. Район данын арттыруга лаеклы өлеш керттем. Бәләкәйдән әти-әнием үрнәгендә хезмәттә чыныгып үстем. Исанбай авылында сигезьеллык, Андреевка урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, туган хуҗалыгым - элекке «Октябрь» колхозында хезмәт юлымны башладым. Биредә бер эл эшләгәннән соң, Германиядә элемтәчеләр частендә өлкән сержант булып Ватан алдындагы изге бурычын үтәдем. Арытаба сайлаган һөнәремә тугры калып, баштагы чорда «СК-3», «СК-4», «СКД-5», соңрак «Нива» комбайнын хезмәтләндердем. Үземә йөкләтелгән бурычны намуслы башкарырга тырыштым. Кирәк чакта комбайнчы, кирәк икән тракторчы да булдым, «ДТ-75», «Т-4» тракторларын һәрвакыт караулы һәм тәртиптә тоттым. Әйтергә кирәк, «Октябрь» колхозы басучылык тармагы буенча алдынгы хуҗалыкларның берсе булды. Шулай ук миңа Жданов ис. колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре, «Сөн» колхозының директор урынбасары, соңрак «Октябрь» хуҗалыгының ындыр табагында машинист вазифаларын да башкарырга туры килде. Лаеклы ялга чыкканчы 9 ел Олы-Ялан авылында хат ташучы булып эшләдем.

Мин җир кешесе булуым белән үземне бәхетле саныйм, иң кадерле ризык – икмәк үстерүгә, табыннарның муллыгын артыруга өлеш кертә алуыма чиксез куанам. Минем хезмәтемне район, республика җитәкчелеге күреп, лаеклы бәһалады. Мактау грамоталары, 1975 елда – өченче, 1979 елда – икенче, 1983 елда беренче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләндем. Шулай ук ул Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе һ.б. күп төрле медальләр һәм Почет грамоталары белән тәбрикләндем. Бу минем өчен зур горурлык.

Илешебез республикада алдынгылар исәбендә булды. Монда минем дә өлешем булуына сөенәм.

***

1981-2018 елларда М.Гәрәев ис. кооператив рәисе Әнис Гарипов:

- Рәис вазыйфасына кадәр рәисләр корпусының легендасы, алты орден кавалеры, БАССРның атказанган агрономы Әдип Солтан улы Баев җитәкчелегендә алты ел колхозның баш агрономы булып эшләдем һәм яхшы тәҗрибә тупладым. 1981 елда Ә.Баев кинәт вафат булгач, 28 сентябрьдән “Коммунар” колхозының рәис йөге миңа күчте. Ул вакытта нибары 28 яшь кенә иде үземә.

Бу вакыт - иң кырыс чорларның берсе. Беренчедән, җиңел булмаган шартларда кышкы чорда малчылыкның продуктлылыгын һәм басучылыкны да районда алдынгылар рәтеннән төшермәскә кирәк. Баш агроном булып эшләве миңа күпкә җиңелрәк булды, чөнки мин - басулар хуҗасы. Ә колхоз рәисе вазыйфасында - син бар хуҗалыкның хуҗасы.

Авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамладым, фәнни түгәрәкләрдә шөгыльләндем, спорт белән шөгыльләндем, фән белән дә кызыксындым. Бер фәнни монографиягә һәм кырыклап басмага автордаш булдым. Хезмәт юлымда фән казанышларын файдаланырга тырыштым, басуларда тәҗрибәләр үткәрдем.

Социалистик Хезмәт Геройлары Тимерхан Нәҗмиев белән Фәйзулла Яхин, авыл хуҗалыгы новаторлары Габдрахман Сираев, Әсхәт Рахмановтан торган алдынгылар рәтенә басып, алар белән тиң торып эшләргә бар тырышлыгымны салдым.

1986 елда “Коммунар” колхозы районда бөртеклеләр җитештерү буенча рекорд куя. Шул ук елда “Хезмәттәге уңышлары өчен” медале белән бүләкләндем.

Ул чорларда колхозның барлык бригадаларында да заманча ашлык тазартучы комплекслар, ашлык складлары, автотрактор паркы өчен яңа мастерскойлар, гаражлар, юллар төзелә. Колхоз мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортлары, медпунктлар төзүдән дә читтә калмадык. Зур тырышлык, үҗәтлек белән колхозга кергән авылларның барысына да районда беренчеләрдән булып зәңгәр ягулык торбалары сузылды. Авылдашым, Башкортстаннан бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев кебек очучы геройның Ташчишмә авылындагы йорт-музеен тергездек, батыр очучының юбилеена багышланган сабантуйлар югары дәрәҗәдә үткәрдек.

Үземнең колхоз рәисе вазыйфасын башкарган дәверне өч чорга бүлеп карыйм. Беренчесе - 80нче елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл эшчәннәренең социаль-икътисади тормыш шартларын яхшырту. Икенчесе - 90нчы елларда авыл хуҗалыгында дәүләтнең планлаштырып җитештерүеннән баш тартып, базар принципларына яраклашып күчерү. Өченчесе - 2000 елларда яңа технологияләрне үзләштерү һәм үзаллылык шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрнең дөнья үрнәгендәге базар икътисадынакүчү, яраклашу.

Хезмәт чорымда хуҗалыкны саклап калу, авылдашларының социаль-икътисади тормыш дәрәҗәсен күтәрү максаты белән эшләдек.

***

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ришат Гарифуллин:

- Кайчандыр авыл хуҗалыгы производствосының һәр тармагында уңышка ирешкән Ульянов ис. колхозның да исеме хәзер инде тарих артында калды.

«Сәхи партизан» (Абдулла авылы), «Ленин» (Игмәт), «Калинин» (Югары Манчар, Бүләк) - Ульяновка башлангыч биргән утызынчы елларда төзелгән бу хуҗалыкларны, аларның беренче рәисләре Наҗаровны, Г.Мусинны, Г.Нурисламовны, С.Мусинны бүген инде төбәктә яшәүче ил картларының бик азлары гына хәтерли. 1935 елда район оешкач, алар да берләшә башлый: «Сәхи партизан» белән «Ленин» кушылып, «Ленин» исемендә тернәкләнә, 1962 елда аңа «Калинин» да кушылгач, эреләтелгән Ульянов ис. колхоз барлыкка килгән. Төбәктә яшәүче бүгенге ветераннар анда эшләп, икмәк үстергән, сөт, ит житештергән, гомумән, басучылык, терлекчелек продукцияләре хәзерләүгә зур өлеш керткән данлы кешеләр. Алар арасында БР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - бригадир Ф.Шириевның, савучы Х.Кәрамованың, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе бүләгенә - «Москвич» автомашинасына лаек булган терлекче Р.Нуретдинов, төрле орденнар кавалеры механизатор Ф.Гафаров һ.б. исемнәре илешлеләргә яхшы таныш. Төрле елларда колхоз белән җитәкчелек иткән рәисләрне – Т.Шәйхәйдаровны, Н.Нуретдиновны, Ф.Өммәтовны, З.Сәетгалиевны, Ш.Халькаевны, Р.Нуретдиновны яше-карты һәрвакыт хөрмәт белән искә ала.

Югары Манчарлыларның аерылып чыгып китеп, үзаллы хуҗалык булып оешулары, ульяновлыларның «Победа» җәмгыяте итеп үзгәртелүе һәм 2010 елда «Илеш-Агро» җәмгыяте составындагы «Манчар» производство участогы исемендә эшчәнлек алып баруы - бу вакыйгалар төбәк халкының күз алдында. Ит, сөт Абдулла, Игмәт, Югары Манчар фермаларында җитештерелде; 4777 гектардагы мәйданнарда бөртекле, мал азыгы, техник культуралар үстерелде.

Бүгенге көндә төбәктә Р.Мусин КФХсы, “Үзәк” МТС җәмгыяте уңышлы эшчәнлек алып бара. Үзем ике дистә елдан артык (1987 - 2008 еллар) гомеремне авыл хуҗалыгын күтәрүгә багышлап, коллектив белән фермаларны, МТМ ларны төзекләндерүгә, аерым авылларда төзүгә, авылларга газ, су кертүгә, юлларны асфальтлауга, электр линияләрен алыш- тыруга, күперләрне, социаль тәгаенләнештәге учреждениеләрне сафка бастыруга зур көчен салдык. Хәзер инде лаеклы ялда булсам да, туган төягемнең халык тормышы белән кызыксынып яшим, кирәк чакта киңәшләрем белән ярдәм итәм.

Хезмәт еллары - матур тарих
Хезмәт еллары - матур тарих
Хезмәт еллары - матур тарих
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас