Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем ях-шы белә. Дистә еллар буе икмәк үстереп, аның бөртеген дә исраф итмәскә тырышып хезмәт куючы авыл уңганнары ихтирам-га лаек.
Әнфәл Ахунов - “Урал” хуҗалыгының булдыклы механизаторы. “Бәхетне туган җиреңнән эзлә” ди халык мәкале. Ул нәкъ Әнфәл Әмдәх улына төбәп әйтелгән кебек. Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр 45 ел гомерен туган җиренә намус белән хезмәт иткән механизатор иң зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау-хөрмәтләргә лаек.
Хаклы ялда булуына карамастан, авыл уңганы бүген дә хезмәт юлын дәвам итә. Һәр ел саен җир эшкәртүдә беренчелекне бирмәгән Әнфәл абый фидакарь хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә социалистик ярышларда җиңеп, бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Халыклар дуслыгы” ордены аның күкрәген бизи. Ә бу мактаулы исемнәр, кыйммәтле бүләкләр артында механизаторның тырышлыгы, үҗәтлеге, күпме йокысыз төннәре яшеренгән. Язгы кыр эшләрендә җир эшкәртүдә, шәхси хуҗалык малларына терлек азыгы хәзерләү вакытында, урып-җыю чорында өлгерлек күрсәтә ул.
Үз эшенә бар булмышы белән, күңеле белән бирелгән, һөнәренә тугры калган авылдашыбызның тормыш юлы күпләргә үрнәк. Читтән караганда игенче – механизаторларның эше җайлы, сезонлы эш кебек тоела гына. Бу хезмәтнең авырлыгын бары тик үзе шушы эшне башкарган кеше генә белә. “Тигез тишелгән уҗымнар вакытында яуган яңгырларга, күкрәп үскән иген басуларына карап сөенәм. Җир эше җиңелдән түгел, хезмәтемне чын күңелдән башкарсам гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була”, - ди ул.
Гаиләсе белән дә бәхетле авыл уңганы. Тормыш иптәше Вера апа белән үрнәкле гомер юлы үтәләр. Хәләл җефете дә үзеннән калышмый, булдыклы, тырыш, эшсөяр ханым. Ул сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. “Русиянең мактаулы агросәнәгать комплексы хезмәткәре” исемен лаеклы йөртә. Ахуновлар бер ул һәм ике кызга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә оныкларының шатлыгына сөенеп гомер кичерәләр. Бүген Әнфәл Әмдәх улы Ахунов 65 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Матур гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, киләчәктә дә тормыш юлларын сәламәт булып, имилектә үтүен телибез.
Елена ИБРАҺИМОВА, “Урал” җәмгыяте директоры.