Беренчеләр хәрәкәтенең «Тигез мөмкинлекләр» проекты кысаларында Башкорт аграр-технология колледжының тәрбия буенча директор киңәшчесе, «Беренчеләр хәрәкәте" муниципаль координаторы, шулай ук Илеш районы Беренчеләр активистлары Илеш коррекцион интернат-мәктәбенең укучылары өчен уникаль спорт чарасы оештырды.
Әлеге чараның максаты - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны спорт эшчәнлегенә җәлеп итү. Бу көн спорт кешеләрне берләштерә алуын, киртәләрне булдырмауын күрсәтте һәм үзенчәлекләренә яки чикләүләренә карамастан, һәркемгә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирүнең ачык мисалы булды.
"Чикләрсез спорт" - ул слоган гына түгел, ә тормышларны үзгәртергә сәләтле философия.