Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 декабрь 2024, 12:45

Ял итәсең килсә, Илешкә кил

Районда кече бизнес өлкәсендә 5 меңнән артык кеше эшли. Урта һәм кече эшкуарлык субъектлары саны 737 берәмлек тәшкил итә.

Ял итәсең килсә, Илешкә килЯл итәсең килсә, Илешкә кил
Ял итәсең килсә, Илешкә кил

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “туры линия” барышында Башкортстандагы һәм мәктәп туризмы мәсьәләләренә кагылышлы сораулар да яңгырады. Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән туры бәйләнештә Радий Фәрит улы халык тарафыннан бирелгән актуаль сорауларга җавап бирде.

«Тулаем алганда, төбәктә туризм индустриясе үсә, уңайлырак була бара. Башкортстанда барыр һәм карарлык җирләр бар. Мәктәп укучыларына һәм яшьләргә килгәндә, алдагы елга федераль бюджеттан балалар туризмын финанслау каралды. Әмма республикада укучыларны Башкортстанның төрле почмаклары белән таныштыру мөмкинлеге эзлибез. Шулай ук балаларның Беларуська бару мәсьәләсе дә карала. “Әлегә акча саныйбыз", –  дип билгеләде республика Башлыгы.

Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү максатларында дәүләт тарафыннан кече бизнеска субсидияләр; грантлар; салым йомшартулары; кредитлауның отышлы шартлары; дәүләт сатып алуларында катнашуның аерым шартлары каралган программалар эшләнде һәм эшләнә.

Быел әлеге программа кысаларында шулай ук эшкуарларга сатып алынган җиһазларга; лизинг шартнамәсе буенча беренчел кертемне түләүгә чыгымнар өлешен каплау; тоташтырылган инженерлык инфраструктурасына чыгымнарны каплау; бизнесның башлангыч стадиясендә финанс белән тәэмин итү кебек дүрт төр буенча ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Каралган акча 1 млн. 151 мең сум тәшкил итә, республика бюджетыннан 451 мең сум бүлеп бирелә, урындагы бюджетта 700 мең сум каралган.

Уңайлылык, сервис һәм табигать белән бердәмлекне берләштергән кемпинг - объектлар һәм глемпинг - экоотельләр булдыруга конкурс игълан ителә. Бу юнәлештә районның 5 эшкуары эшли, төзелеш өчен җир рәсмиләштерелә, бизнес - планнар, маршрутлар төзергә ярдәм ителә һ. б.

Районда 14 социаль предприятие теркәлгән, шул исәптән 5 - юридик шәхес, 9 - шәхси эшкуар. 2023 елда аларның 7се Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашты, шуларның 6сы җиңүче булып танылды һәм 500 мең сум күләмендә грантларга лаек булды.

"Эшкуарлыкның алты субъектына һәм бер шәхси эшкуарга финанс ярдәме күрсәтелде. Узган елда туризм өлкәсендә өч кече һәм урта эшкарлык субъекты, атап әйткәндә, шәхси эшкуар Алиса Гәрәеваның “Красна Дача” эко-этнотуризмы һәм ял итү базасы төзү” инвестицион проекты, “Дельта” җәмгыяте директоры Резеда Габдрахманованың “Ябалак авыл советы авыл биләмәсендә глэмпинг төзү” (Татыш ял базасы) проекты, - 6 млн. сум, “Старт” җәмгыятенең “Алма”авыл туристик экокомплексын тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән оештыру” проекты 900 мең сум грант ярдәме алды", - дип ассыклады Тимур ЗАРИПОВ.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына ярашлы, Илеш районы территориясендә 14 социаль предприятие теркәлгән, шул исәптән 9 юридик шәхес, 9 шәхси эшкуар эшләп килә. 2023 елда аларның 7се Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр формасында грантлар бирү конкурсында катнашты, шуларның 6сы җиңүче дип танылды һәм һәркайсы 500 мең сум күләмендә грантларга лаек булды.

БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан «Җиңел старт һәм уңайлы бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга грантлар бирелә. Районның яшь эшкуарлары конкурста актив катнашып, барлык 6 гариза бирүче дә җиңүче булды, 2,7 млн. грантлар бирү турында килешүләр төзелде.

Тимур ЗАРИПОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестиция һәм эшкурлык эшчәнлеге буенча урынбасары.

 

Ял итәсең килсә, Илешкә кил
Ял итәсең килсә, Илешкә кил
Ял итәсең килсә, Илешкә кил
Ял итәсең килсә, Илешкә кил
Ял итәсең килсә, Илешкә кил
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас