Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
7 декабрь 2024, 06:00

Илеш җирен якын күреп

Агымдагы елда Башкортстанның халык язучысы, күпләгән халыкара һәм республика, Русия күләмендәге премияләр лауреаты һәм мактаулы исемнәргә, Дуслык орденына лаек булган сатира, юмор остасы Марсель Шәйнур улы Сәлимов 75 яшьлек олы юбилеен билгеләде.

Илеш җирен якын күрепИлеш җирен якын күреп
Илеш җирен якын күреп

Шул уңайдан ул ел дәвамында республика кала һәм районнарында очрашулар уздырып, китап укучыларны үзенең иҗаты белән якыннан таныштырды. Ниһаять, 19 ноябрьдә Илеш җиренә дә аяк басты. Район үзәк китапханәсендә “Туган ягым булмаса да, сөйгән ягым – Илешем” дип аталган кичә бик җанлы итеп уздырылып, әдип белән күзгә-күз карашып сөйләшү формасын алды. Ул бу очрашуны районыбызның мәртәбәле шәхесләре - БРның халык язучысы, галим Суфиян Поварисов һәм ТРның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә багышлады. Чараны, гадәттәгечә, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев сатирик Марсель Сәлимов хакында шундый сүзләр язып калдырган: “Язучы булу җиңел түгел. Ә сатирик булуы бигрәк тә авыр. Марсель Сәлимов менә шушы авыр һәм кәһәрле жанрда җиң сызганып эшли: үзе кыю, сүзе үткер, “Һәнәг”е очлы. Яңадан-яңа әсәрләр язсын. Теләгем шул.” Ә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кыска гына итеп болай характерлый: “Башкортстандагы әдәби-мәдәни мөхит Мар.Сәлимсез бик күңелсез булыр иде. Ярый әле ул бар!” Хак сүзләр. Аның шулай булуы кичә барышында тагын бер тапкыр расланды. Юбилярның быел дөнья күргән “Тавык көлкесе” дигән башкорт телендәге яңа китабы белән танышу да иҗатының төрлелеге, бай эчтәлекле булуы турында ачык сөйли. Озак еллар “Һәнәк” сатирик журналы мөхәррире йөген армый-талмый тарткан, БРның Журналистлар берлеге рәисе дә булып эшләгән Марсель Шәйнур улы - бар булмышын иҗатка багышлаган мәртәбәле шәхес. Ул - илебезнең һәм чит илләрнең төрле телләрендә басылган 55 китап авторы, иҗаты белән туган Башкортстаныбызны дөньякүләм таныткан язучы. Тынгысыз җан әле дә күпләгән җәмәгать эшләре уртасында кайный, Башкортстан журналистика ветераннары берләшмәсе советы рәисе итеп сайланган. Ул - БР Язучылар берләшмәсе идарәсе әгъзасы, сатира-юмор секциясе җитәкчесе дә.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Әлфирә Вәлидова юбилярны котлап, Илешкә күрсәткән игътибары өчен район хакимияте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды. Ә Илешнең шәрәфле шәхесе, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәһим Әюповның һәм педагогия фәннәре кандидаты, БР һәм РФның мәгариф отличнигы, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмил Нуретдиновның үткәндәге хатирәләрне яңартып, Мар.Сәлим иҗаты хакында бәяләмәләрен сөйләп китүләре аеруча мавыктыргыч булды. “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, С.Поварисов ис. әдәби премия лауреаты Гөлфинә Мирзаян кызының, берләшмә әгъзалары Рәлиф Шагали һәм Рәзиф Галиевның котлау сүзләре дә күңелләргә хуш килде.

Әлбәттә, әдип очрашуга үзе генә килмәгән. “Һәнәк” журналы мөхәррире, шагыйрь Илгиз Ишбулатов биредә журнал эшчәнлеге белән таныштырып, үзе язган шигырьләрне укып ишеттерде. Залдагыларга журналның соңгы санын да таратты. Рәссам-карикатурачы Артур Василов исә журналга язылучыларга портретларын эшләп бүләк итте. Үзәкләштерелгән китапханә директоры Айгөл Якупова сатирикның иҗатына бәяләмә биреп, очрашулар булып торсын дигән теләк белдерде. Район мәдәният сарае артистлары Айгөл Хәсәнова һәм Гөлназ Нуриязданованың Марсель Сәлимов сүзләренә язылган җырларны башкарулары авторның күңеленә аеруча охшагандыр диясе килә. Гомумән, очрашуда катнашучылар сатира-юмор остасы, күренекле язучы белән якыннан аралашып, иҗат хакында күп яңалыклар ишетеп, яшәргә һәм эшләргә рухи көч алып таралышты.

Гөлфинә СӘЛИМОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас