Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында инклюзив белем бирү программалары гамәлгә ашырыла, алар инвалид балаларга яшьтәшләре белән бергә белем алырга мөмкинлек бирә. Район мәгариф учреждениеләрендә һәр баланың сәламәтлеге үзенчәлекләрен исәпкә ала торган җайлаштырылган белем бирү программалары кертелде. Педагоглар инклюзив белем бирү мәсьәләләре буенча даими рәвештә квалификацияләрен күтәрәләр. Мәктәпләрдә логопедлар һәм психологлар белән индивидуаль дәресләр өчен шартлар тудырыла.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен ярдәм төркемнәре, тренинглар һәм консультацияләр оештырыла. Бу гаиләләргә авырлыкларны җиңәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.
“Районда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика һәм федераль программалар гамәлгә ашырыла. Алар арасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган «Уңайлы мохит» программасы да бар. Инвалид балалар өчен район мәгариф учреждениеләрендә пандуслар, тоткалар куелган. Махсус уен һәм спорт мәйданчыклары булдыру буенча проектлар гамәлгә ашырыла. Балаларның талантларын һәм сәләтләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Районда сәламәтлеге үзенчәлекле балалар өчен җайлаштырылган түгәрәкләр, секцияләр һәм иҗади студияләр эшли. Даими рәвештә фестивальләр һәм конкурслар, спорт ярышлары һәм адаптив уеннар, мастер-класслар һәм мәдәни очрашулар үткәрелә”, - ди район мәгариф идарәсенең педагог-психологы Гөлназ Венер кызы БАЯЗИТОВА.
Инвалид балаларга ярдәм итү буенча эш арытаба да дәвам итә һәм планнарда — хезмәтләрне алга таба да киңәйтү һәм инклюзив мохитне үстерү. Төп максат - һәр бала, сәламәтлеге нинди булуга карамастан, үзен җәмгыятьтә тулы шәхес итеп хис итү һәм үз потенциалын тормышка ашыра алу.
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту киләсе елда да дәвам итәчәк”, - бу хакта 2024 елның 3 декабрендә туры линиядә Радий Хәбиров белдерде. Аның билгеләвенчә, 2025 елның гыйнварында координацион киңәшмә уздырылачак, анда 2024 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм киләчәккә планнар каралачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар турында кайгырту елының мөһим вакыйгаларының берсе - «Салют» балаларны тернәкләндерү-белем бирү үзәген ачу. Үзәктә уку һәм медицина кабинетлары, стационарлар, спорт һәм гимнастика заллары, бассейн, галокамера бар.
Радий Фәрит ул шулай ук инвалид балаларны тәрбияләүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйтү хакында бәян итте. “Без аларны чараларга, танылган кешеләр белән очрашуларга ешрак чакыруларын телибез. Безгә аларның герой аталарының абруен һәм әһәмиятен аңлаулары бик мөһим”, - диде ул.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.