Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
7 Декабря 2024, 10:00

Яшәешләрен җиңеләйтүгә хәстәрлек күрелә

Инвалидларның мәнфәгатьләрен яклау, аларның хокукларын башкалар белән тигезләү, социаль яклануны тәэмин итү, аларны иҗтимагый тормышка актив җәлеп итү бурычын куйган район инвалидлар җәмгыятенә 1993 елда нигез салынды.

Яшәешләрен җиңеләйтүгә хәстәрлек күреләЯшәешләрен җиңеләйтүгә хәстәрлек күрелә
Яшәешләрен җиңеләйтүгә хәстәрлек күрелә

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шул чордан бирле җәмгыять әлеге категориянең проблемаларын хәл итүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның иҗтимагый - социаль, мәдәни, икътисади һәм спорт тормышында актив катнашуына ирешү кебек юнәлешләрдән чыгып үз эшчәнлеген алып бара. Бүгенге көндә районда 2576 инвалид яши, шул исәптән 260ы - I группа, 1015е – II, 1194 - III группа, 107е - балалар. Аларның күбесе инвалидлар җәмгыяте әгъзасы булып тора.

Җәмгыятьнең кешелеклелек дәрәҗәсе аз якланган гражданнар категориясенә - балаларга, пенсионерларга, инвалидларга бәйле. Шул рәвешле, сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен бик күп эшләр башкарыла. Авыл советы авыл биләмәләренең һәр җирлегендә оештырылган беренчел оешмалар инвалидларның тормыш шартларын яхшырту, аларга төрле ярдәм күрсәтү буенча конкрет эш алып бара, законнар, боерыклар, программалар үтәлешен тәэмин итә. Бу җәһәттән Игмәт, Сүлте, Яркәй һәм Ябалак авыл биләмәләрендәге башлангыч оешмаларның уңай эшен бәяләү урынлы булыр.

Без пенсияләрне, айлык һәм ташламалы түләүләрне вакытында алабыз, үтенечләребез, теләкләребез игътибарсыз калмый һәм алар, мөмкин кадәр, урыннарда хәл ителә. Моның өчен без илебез, республика Хөкүмәтләренә, җирле җитәкчелеккә - муниципаль район хакимиятенә, аның башлыгы И.Мостафинга рәхмәтлебез.

Муниципаль район Советы, «Гаилә» Төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Илеш районындагы бүлекчәсе, район Пенсия фонды идарәсе, хакимиятнең Яшьләр сәясәте, физик культура һәм туризм буенча комитеты, ветераннар советы, район мәдәният бүлеге, «Изгелек» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге коммерция булмаган автономияле оешма, район мәгариф идарәсе, район үзәк дәваханәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль страховкалау фонды, авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләре, хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм аларның җитәкчеләре көндәлек мәсьәләләребезне хәл итүдә якын ярдәмчеләребез булып тора.

Хәзер шундый бурыч куела: инвалидлар туганнары һәм үзләре кебек үк сәламәтлекләре чикләнгәннәр белән аралашу гына түгел, җәмгыятьтә тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлегенә дә ия булырга тиеш. Җәмгыять нәкъ шундый юнәлештә сәясәт алып барып, аның әгъзалары республика, район ярышларында, төрле иҗтимагый, мәдәни һәм спорт чараларында, сайлауларда, өмәләрдә актив катнашырга тырыша. Мәсәлән, быел шахмат, бильярд буенча республика ярышларында актив катнаштык.

2022 елда Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүчеләр булдык. Откан грант суммасы 495350 сум тәшкил итте. Район балалар модельле китапханәсе базасында Президент грантлары Фонды тарафыннан тәкъдим ителгән РФ Президенты грантын кулланып, «Яктырак бул» арт-студиясен булдыру проекты уңышлы тормышка ашырылды һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

2023 елда инвалидлар җәмгыяте район үзәк китапханәсе белән берлектә «Яктырак бул 14+» һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы проектын тәкъдим итте һәм 2023 елда Президент грантлары фондының икенче конкурсында җиңүче булды. Отылган грант күләме - 499800 сум. Быел РФ Президентының «Яктырак бул! Хәвефсез балачак» грантына гариза бирдек. Аның суммасы 730616 сум тәшкил итә.

Арт-студия - сәламәт яшьтәшләре җәмгыятендә инвалид балаларны һәм сәламәтлеге начар булган балаларны социаль адаптацияләү мәйданчыгы, аларның социаль-коммуникатив, танып белү, иҗат потенциалын арт-терапия белән шөгыльләнү аша үстерү.

2024 ел Русиядә Гаилә елы, ә Башкортстан Республикасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без әлеге категория балалар өчен сабантуй үткәрдек. Илеш, Дүртөйле, Калтасы районнарыннан, Нефтекама шәһәреннән балалар әти-әниләре белән бергә бәйрәм кунаклары булды. Киләчәктә мондый чараларны тагын да күбрәк катнашучы белән уздыруны планлаштырабыз. Без балалар һәм өлкәннәр өчен, аларның уңайлы тормышы һәм социализациясе өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз.

Әйтергә кирәк, болар барысы да инвалидларның сәламәт тормыш алып баруы, барыннан элек, бу максатта районда тиешле шартлар булдырылуы турында сөйли. Моның чагу мисалы - М. Гәрәев кинотеатрында, шашка, шахмат, бильярд белән шөгыльләнү һәм аралашу өчен инвалидлар һәм ветераннар өчен «Илеш» клубы булдырылуы. Шунысы сөенечле, ул 1 декабрьдән үз эшчәнлеген янә башлаячак. Шулай ук Югары Яркәйдәге 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә (тренажер залы) барлык категория инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтелә. 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә (бассейнга) инвалид балалар бушлай йөри, ә барлык категория инвалидлар өчен 50 процент ташлама ясала. Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калганнарга, мохтаҗ инвалидларга «Шәфкатьлелек» фонды ярдәм күрсәтә. Ел саен Өлкәннәр һәм Инвалидлар көннәре, сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында төрле спорт чаралары югары дәрәҗәдә үткәрелә. Инвалидлар көне уңаеннан инвалид балаларга (107 пакет) бүләк пакетлар таратылды.

Инвалидлар хакында хәстәрлек күрү, кайгыртучанлык сыйфатыннан җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин – алда күрелгән чаралар, һичшиксез, шуңа ачык дәлил. Аларда сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернат коллективы һ.б. һәрвакыт актив катнаша.

Тагы шуны билгеләргә кирәк: җәмгыятькә инвалидлар өчен эш урыннары булдыру, предприятиеләрдә аларга квоталар бүлү, коляскалардагылар урам буйлап ирекле йөри алсын өчен «Үтемле мохит» программасын тормышка ашыру – болар да хәстәрлекнең бер күренеше һәм барысы өчен дә рәхмәтлебез. Шулай ук чаралар, спорт ярышлары үткәргәндәге якын ярдәмнәре өчен спонсорларга – хуҗалыклар, оешмалар җитәкчеләренә, эшкуарларга да ихтирамыбыз, рәхмәтебез зур.

Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Инвалидлар көне власть кына түгел, ә сәламәт гади кешеләр дә әнә шуларга колак салсын, игътибарлы булсын өчен билгеләнә дә инде. Бар нәрсә өчен власть җаваплы дип карарга ярамый, һәр кешегә сәламәтлеге чикләнгәннәр хакына гомум эшкә үз өлешен кертергә була. Кайбер чакта ихлас, гади елмаю да бәхетле итә ала, чөнки, сер түгел, инвалидларга күп очракта аралашу да җитми. Шуны истә тотып, игътибарыбызны арттырып, аларның барлыгын онытмасак иде.

Фәвис ГАРИФУЛЛИН, район инвалидлар җәмгыяте рәисе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас