Маяк
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 декабрь , 12:00

Фәһемле очрашу

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы яугирләребез. Яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә патриотик эш югары дәрәҗәдә оештырыла. Махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек тә актив бара.

Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу

Шул рәвешле, октябрь аенда “Башкортстан тәме-2024” хәйрия ярминкәсе үткәрелеп, анда укытучылар коллективы, укучылар актив катнашты. Җыелган акчалар якташларга ярдәмгә җибәрелде.

Бүген дә бу юнәлештә эш актив алып барыла. Күптән түгел гимназиянең 8А һәм 8Б сыйныф укучылары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Югары Череккүл авылы егете, “Леший” позывнойлы яугир белән очрашу узды. Мин җитәкләгән 8 Б сыйныфта аның бертуган энесе Д.Камалов белем ала.

Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә үтте. Балаларга яугир үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. “Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз әйткәннәрне тыңлагыз, тәртипле булыгыз, тырышып укыгыз, алган белемнәрегез тормышта бик кирәк булачак”, – диде ул. “МХОдагы егетләргә җиңел түгел. Безгә сезнең – тылдагыларның ярдәмен тою көч бирә, рухыбызны күтәрә. Сезнең хатлар, рәсемнәр безнең өчен аеруча мөһим. Без аларны блиндажларда элеп куябыз. Әлеге хатлардан туган як җылысы бөркелеп тора. Рәхмәт сезгә! Һәрбер сугыш җиңү белән тәмамлана, без дә тиздән Җиңү белән кайтачакбыз!, - диде ул күңеле тулы ышаныч белән.

Яугирнең чыгышыннан соң укучылар сорауларын бирде. “Сугышта курку хисе буламы? Алыш барышында яугирләр нинди хисләр кичерә? Беренче бәрелешне хәтерлисезме?” кебек сораулар бер-берсен алыштырып торды. Батыр якташлары залда утырган малайларны физик әзерлекле булырга, үзләрен мәктәп елларыннан ук армия хезмәтенә әзерләргә чакырды.

– Һәр ир-егет армиядә хезмәт итәргә, бу сынау һәм чыныгу чорын үтәргә тиеш. Армия шартларында тормышның, якыннарыңның кадерен ныграк аңлый башлыйсың. Армия егетләрне кыю ирләр итеп тәрбияли, – диде “Леший”.

Чара ахырында укучылар яугиргә иптәшләренә тапшырырга өчпочмаклы хатлар язып җибәрде, үзенең әнисенә Аналар көне уңаеннан күчтәнәчләр бирде.

Мондый очрашулар үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар, чын геройларның янәшәдә яшәвен күреп, алардан үрнәк алып, батырлык, Туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатларны үзләрендә ныгытып үсәргә тиеш. Әлеге чара да бу яктан зур әһәмияткә ия булды. Җыелучылар батыр якташларына рәхмәтләрен җиткерде, аның белән фотога төште. Җиңү яулап кайтканнан соң тагын да шундый очрашу оештырырга сүз куештык. Ул үзен озак көттермәс, дип ышанасы килә.

Рәзинә СӘФИУЛЛИНА, Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 8Б сыйныф җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: