Бөек Ватан сугышы тәмамлануга егерме ел узган. Матур җәйге көн. Еллар үтү белән сугыш яралары акрынлап басылган да кебек. Тирә-якта тормыш кайный: авыллар матурлана, басуларда комбайннар гөрли, юллар төзекләндерелә.
Авылның автобус тукталышында әби (Альбина Нәбиева) утыра. Матур итеп, бәйрәмчә киенгән, кулында төенчеге дә бар. 1941 елда 18 яшьлек улын сугышка озата. 1944 елда Абдулла Барый улы Садыйков батырларча һәлак булды дигән кара кәгазь ала. Сугыштан килгән һәр хатын һаман да укый, кайчан килгәнен дә онытмый ана. Хәтта сандык төбендә аклы –каралы күлмәген саклый, чаңгысын да бер кемгә дә бирми. Тик менә ачлык вакытта улының велосипедын биш кадак онга алмаштырганына гына үкенеп куя.
Әйе, үлеп калган улын көтә, хәтта каберен дә барып күргән, тик бүген кайта, иртәгә кайта дип көтә, иртәннән кичкә кадәр тукталышта утыра. Моңа ни сәбәпче була соң? Район гәзите битләрендә егерме ел элек сугышта югалган А.Б.Садыйков табылуы һәм ул туган ягына кайтып килүе хакында хәбәр ителә. Менә шушы мәкалә әбекәйнең өмет чаткыларын уята, ә бәлки улым исәндер, кайтып киләдер, дигән уй белән көн саен автобус тукталышына килә.
Әйе, кешене өмет яшәтә дә, яшәртә дә. Тик бу тукталышка каршы алырга килүчеләр бер ул гына түгел икән. Бер хатын да (Венера Галиуллина) килеп баскан. Ул кавышып, сигез генә көн яшәп калган ирен көтә. Башкача кияүгә дә чыкмый, сорап килүчеләр дә була, тик ул ирен көтә. 15 елдан соң ана булу теләген тормышка ашырырга кыз бала (Сөмбел Вахитова) алып кайта. Кемдер оятсызлыкта гаепли, ялгыз хатынның хәлен аңлаучылар да табыла.
Яшьлек ярын Бөек Ватан сугышыннан көткән кыз да (Гөлдәр Сәлимгәрәева) бар. Вәгъдәсенә тугры калып, ялгызы гына яши.
Өч хатын-кыз, өч төрле язмыш, өч заман кешеләре... Могҗизага ышанып, кадерле кешеләрен көтәләр. Барысының да фамилиясе Садыйков, тик исем хәрефләре туры килеп бетми, әмма аңа игътибар итмиләр, фамилиясе мөһимрәк диләр. Бу кешеләр янына төенчеген тоткан хатын да (Ильзира Газетдинова) кушыла.
Укытучы-артистлар һәрберсе үз роле аша хатын-кызның яраткан кешеләренә булган мәхәббәт хисләрен ачып бирә алды. Ананың улына булган хис-тойгылары аша бөек ана образын күз алдына бастырса, яшь кызны уйнаган укытучыбыз мәхәббәткә тугрылык символын гәүдәләндерде. Төргәк тоткан хатын - Ильзира Газетдинова урыны белән көлдерде дә, уйландырды да. Үз роле аша тормышта төрле кеше: ачы теллеләр дә очраганын, кеше хәлен аңлый торганнары, үз хатасын танып, вакытында гафу итә белгәннәр дә булуын тамашачыга җиткерде.
Автобус туктады. Һәркемнең күзләрендә өмет чаткылары балкый. Шушы авылдан сугышка китүче Садыйков автобустан төшеп, кешеләр янына якынрак килде. Әйе, Садыков, тик Булат та, Эмир дә, Абдулла Барый улы да түгел. Егерме елдан соң кайтучы хәрби Садыйков Әлфир Батулла улы (Флүр Садертдинов) иде. Шәһәр җиреннән килеп, мәктәптә директор булып эшләгән Әлфир Батулла улын күргәч, хатын-кызлар бераз тынсыз калды. Солдат бу авылга үз гаиләсен күрергә, хатынын, балаларын кочагына алырга дип, өметләнеп кайткан иде. Әмма өмете акланмады, биредә аны көтүче кеше юк. Тормыш иптәше –табиб сугышка китеп һәлак була, ә балалары кая икәне дә билгесез. Ул вакытта ачлыктан, кан чиреннән үлүчеләр күп була. Өстәвенә, фашистар авылны утка тотканнан соң югары очта яшәүчеләр генә исән кала.
Әлеге солдатның, ир кешенең йөрәк әрнүләрен Флүр Садертдинов үз образы аша тамашачыга ачып салды.
Иске Күктау урта мәктәбе педагоглары образларның эчке кичерешләрен үз йөрәге аша уздырып, бөтен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерделәр.
Тормышның һәр көненә, минутына рәхмәтле булып, булганына шөкер, булмаганына өмет итеп яшәргә кирәклеге билгеләнде сәхнә әсәрендә.
Зинфира МИҢҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.