Әйтергә кирәк, 23 яшьлек Рөстәмнең шөгыльләре күп һәм киңкырлы. Иң яратканнары - фотографиягә төшерү, бәйләү, агачта яндырып рәсем төшерү, кәрзин үрү, сабын эшләү һ.б.
Әнисе Гөлнара Базытамакта - фельдшер, биләмә территориясендә яшәүче халыкның сәламәтлеге сагында тора. Әтисе Радик – Себердә вахта ысулы белән эшли. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Өлкәннәре Руслан авылда гаиләсе белән яши, төпчекләре Азалия ТРның Актаныш районы Яңа Әлем авылында эшли, әнисе кебек - медицина хезмәткәре.
Рөстәмнең сәламәтлеге чикләнгән булуы алты айлык чагында гына билгеле була. Кадерлеләре үзен кирәкле, файдалы итеп хис итсен өчен ата-ана кулларынан килгәннең барысын да эшли. Аның өчен яраткан шөгыльләре, беренчедән, кызыклы да, керем чыганагы да. Сатып алучыларга ул еш кына бүләкләрен дә өләшә.
- Дәвалап булмый торган авыру, ләкин гаиләбез белән берлектә авыр чакларны җиңдек. Рөстәм ихлас, чиста күңелле бала. Аның кул эшләре аңа яшәргә һәм үзен бәхетле, тулы канлы кеше итеп хис итәргә ярдәм итә. Йорт эшләрендә зур ярдәмче ул. Авылда балалар бакчасыннан соң, башлангыч сыйныфта укыды, аннары Илеш коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнде. Укытучысы Илсияр Шәйхелисламованы, тәрбиячесе Зөлфия Локманованы яратып, еш искә ала. Улыбызның кызыксынуларын исәпкә алып, һәрнәрсә белән тәэмин итәбез. Үзаллы малларны карый. Аңа кар эттерү, мотоблок, триммер, газон чабу җиһазлары алдык. Бар эшне дә үзе башкара. Тавык йомыркалары, сөт һ.б. сата, - ди әнисе Гөлнара улының уңышлары белән уртаклашып.
Әйтергә кирәк, Рөстәм кул эшләренең күргәзмәләрен дә оештыра. Анда да әти-әнисе - зур ярдәмчесе. Беренчесе “Мин яшәгән тормыш” - 2020 елда, икенчесе “Мин үскәч...”дигән баш астында шушы көннәрдә үтте һәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
Күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады. Бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады, ә кул остасы һәр кунакка һәм бүләкләргә балаларча чын күңелдән шатлык кичерде.
Р.Мөхәммәтшин Базытамак модельле китапханәсе мөдире Чулпан Әхиярова җитәкчелегендә кул эшләре буенча занятиеләргә һәрдаим йөри.
Ул татар эстрада җырчысы Фирдүс Тямаевның иҗатын үз итә. Кумирның бер генә концертын да калдырмый. Рөстәм яраткан артистының махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюын белеп, окоп шәмнәрен ясап тапшыра.
- Улыбыз язмыш сынавы түгел, ә Аллаһтан бирелгән бүләк, дип саныйм. Рөстәмнең күргәзмәләре мәхәббәт һәм шатлык нурлары белән тулган, ул безнең бөтен тормышыбызга үтеп керә. Бердәмлек, алга омтылыш үзен бәхетле итеп хис итсен өчен тормыш корырга мөмкинлек бирде. Күргәзмә оештыруыбыз - төп мотивацияләренең берсе. Рөстәмнең шөгыле аңа сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән башка балаларга ярдәм итәргә көч бирә, - ди Гөлнара Рәвис кызы улының уңышларына сөенеп.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.