Маяк
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 декабрь , 16:25

Барыбызны да берләштерде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров туры бәйләнеш вакытында МХОда катнашучылар – бүген безнең өчен иң төп кешеләр, дип белдерде. МХО безне барыбызны да берләштерде һәм без аларга киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез, диде ул.

Барыбызны да берләштерде
Барыбызны да берләштерде

Ай саен республикадан махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвойлар җибәрелә. Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында урнашкан оператив гуманитар ярдәм җыю буенча оператив штабына илешлеләр дә эзне суытмый, изге күңелле райондашлардан безнең тынычлыкны саклаучы яугирләргә төрле кирәкле әйберләр, продукцияләр килеп кенә тора. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һ.б. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе районда киң колач ала.

Рубен ХӘСӘНОВ, МХОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаты җитәкчесе:  

“ “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды Русия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелде. Оешма үзенең эшен бөтен Русия буенча, Башкортстанда, шул исәптән Илештә  2023 елның июнендә башлап җибәрде. «Ватанны саклаучылар» активистлары районда  махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү буенча эш алып бара.  Моннан тыш “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче коммерцияле булмаган һәм волонтерлык оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Фонд мохтаҗ ветераннар өчен инвалидка тәкъдим ителә торган реабилитация чараларының, реабилитацияләүнең техник чараларының федераль исемлегенә керми торган техник чаралар, югары функциональ протезларны, коляскадагы инвалидлар өчен электр тулы приводлы коляскаларны да кертеп исемлек төзи һәм җибәрә; ветераннар катнашлыгында спорт чаралары оештыра, шулай ук инвалид ветераннарны паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итүгә ярдәм итә".

Югары Яркәйдән Данил Шәһабетдинов 45 банка бал, Гөлчәчәк Габдуллина татлы чәкчәк, өй токмачы һәм җылы оекбашлар, "Кедр" магазины 17500 сумлык товар алып килсә, Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе халкыннан буржуйка миче, азык-төлек, гигиена һәм хуҗалык товарлары тутырылган 19 тартма, шулай ук 4 газ плитәсе һәм 7 газ баллончыгы бирелде. Бу, һичшиксез, алгы сызыктагы егетләребезне кайнар ризык белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Район мәгариф идарәсенең балачак навигаторлары командасыннан күңелне нечкәртә торган талисманнар, хатлар китерелгән, алар безнең кайгыртучанлык һәм ярдәм символы булачак. Бу элементларның һәрберсе мөһим, чөнки алар предмет кына түгел, ә безнең солдатларның йөрәкләренә җылылык һәм өмет бирә.

Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин җитәкчелегендә илешлеләр яугирләргә янә зур ярдәм - махсус хәрби операция зонасына Нива, УАЗ Буханка һәм УАЗ Хантер машиналары һәм башка кирәк-яраклар илтеп тапшырды. Егетләр соравы буенча сугышчыларыбыз өчен генераторлар, бензопилалар, изолон һәм салкыннан саклану өчен пленкалар, буржуйка мичләре, төрле инструментлар һәм төзелеш материаллары, азык - төлек һәм башка бик күп кирәкле әйберләр бар.  

Лилия ЙОСЫПОВА.

Барыбызны да берләштерде
Барыбызны да берләштерде
Барыбызны да берләштерде
Барыбызны да берләштерде
Барыбызны да берләштерде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: