Атлар - гаҗәеп җан ияләре, алар белән аралашканда битараф калучылар бик сирәк. Атка атланып йөрү яхшы кәеф кенә түгел, сәламәтлек тә бирергә сәләтле. Атлар белән аралашу төрле яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә балаларга уңай тәэсир итә.
1 ноябрьдән иппотерапия дәресләре башланды. Илеш коррекцион интернат-мәктәбе балалары «Кара Юрга» ат спорты комплексында булдылар. Комплекс инструкторлары укучыларны затлы һәм акыллы хайваннар дөньясына мавыктыргыч экскурсиягә чакырдылар. Алар балаларны атлар белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, аларны карау һәм ашату үзенчәлекләре белән таныштырдылар, иппотерапиянең файдасы турында сөйләделәр. Һәр бала белән индивидуаль эш алып барылды. Экскурсия вакытында һәр бала тәҗрибәле инструктор күзәтүе астында үзен иярдә сынап карады. Эшләнгән система буенча балалар атка атланып кына калмадылар, программада каралган төрле күнегүләрне дә башкардылар.
Атлар белән аралашудан балалар бик күп уңай энергия, күтәренке кәеф алдылар. Ат спорты комплексына бару балалар өчен күңелле вакыйга булды.