Маяк
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 декабрь , 17:10

Балалар туклануы мөһим мәсьәлә

Мәктәптә туклану төп проблемаларның берсе булып тора, чөнки ул бөтен милләтнең сәламәтлегенә кагыла. Бу тема республика башлыгы белән туры элемтәдә күтәрелде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә туклануны оештыру аңа постта очрашырга туры килгән беренче мәсьәләләрнең берсе булды. Узган елларда шактый тотрыклы система булдырылды, бу шикаятьләр саны кимүгә китерде. Әмма алга таба камилләшү өчен яңа идеяләр һәм стандартлар кертергә, шулай ук менюны укучыларның индивидуаль ихтыяҗларына яраклаштырырга кирәк. Ашамлыкларның сыйфатын яхшырту һәм кайнар ризыклар тәкъдим итү буенча тырышлыкларга карамастан, кайчак балалар кыздырылган бәрәңгегә һәм туклануның башка стереотипларына ияләшү сәбәпле, тәкъдим ителгән ризыкларны ашамыйлар. Вәзгыятьне үзгәртү өчен, хәйрия проектларын да кертеп, яңа алымнар кертергә кирәк, шул ук вакытта Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләрен үтәү мөһим. 

Балалар туклануы мөһим мәсьәлә
Балалар туклануы мөһим мәсьәлә

Илеш районында мәктәп туклануын оештыру турында мәгариф бүлеге технологы Чулпан КАШАПОВА сөйләде. 

Илеш районы гомум белем бирү учреждениеләрендә кайнар туклану 99,57 процент тәшкил итә. Туклану гомум белем бирү учреждениесе базасында аутсорсер катнашмыйча, мөстәкыйль рәвештә оештырылган. 1-4 сыйныфлардагы 1313 бала бер балага көненә 69,57 сумлык бушлай туклану ала. Шулай ук аз керемле күпбалалы гаиләләрдәге 374 бала өчен уку көнендә республика бюджетыннан бер балага 76,36 сумлык түләүсез бер тапкыр кайнар ашату оештырыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 125 бала һәм инвалид балалар өчен башлангыч сыйныфларда укучы бер балага уку көненә 147,59 сум һәм 5-11 сыйныфларда укучыларга Республика һәм муниципаль бюджеттан 164,46 сум күләмендә ике тапкыр түләүсез сәламәт туклану оештырыла. МХОда катнашучы гаиләсеннән 50 укучы өчен республика һәм муниципаль бюджеттан 76,36 сумлык бушлай бер мәртәбә туклану оештырылды. Ата-аналар взносы исәбенә аена уртача 1050 сум (көненә 50,0 сум) ашатыла. Туклану бердәм меню буенча оештырылган. 

Барлык гомум белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар туклануга   контроль үткәрүдә катнашу өчен ата-аналарны җәлеп итү буенча эш алып барыла. Көндәлек бракераж комиссиясе эшли.

Мәктәп ашханәләре пешекчеләрнең һөнәри осталыгын камилләштерү, сәламәт туклану принципларын популярлаштыру һәмһөнәрнең абруен күтәрү максатында ел саен "Иң яхшы пешекче" район конкурсы уздырыла.          

Агымдагы елда Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп поварлары «Тәмле юл» республика пешекчеләр конкурсында катнашып, 2 урынны яулады. Югары Яркәйдәге  4нче урта мәктәп "Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2024” республика ашханә конкурсында катнашып, авыл мәктәпләре арасында 3нче урынны алды.           

Ай саен “Башкортостан ата-аналары сәламәт туклану өчен!»  ачык ишекләр көннәре үткәрелә. Шулай ук мәктәпләрдә сәламәт туклану атналары уза, анда укучылар төрле конкурсларда һәм «Без сәламәт туклану өчен» флешмобларында, «Минем милли ризыгым» флешмобында, «Безнең пешекчеләргә рәхмәт»  акциясендә, милли кухня көнендә катнаша. Сентябрь аенда район мәктәпләрендә «Вкусы Башкортостана - 2024» хәйрия мәктәп ярминкәсе узды.

Укучылар һәм ата-аналар бу ярминкәдә бик теләп катнаштылар, сату өчен төрле тәмле ризыклар пешерделәр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр алып килделәр. Барлык җыелган акчалар МХО катнашучыларына ярдәмгә юнәлдерелде. Туклануны оештыруны һәм продуктларга инвентаризация үткәрүне өйрәнү өчен атна саен гомум белем бирү учреждениеләренә чыгулар үткәрелә.

Районда азык-төлек блокларының матди-техник базасын яхшырту һәм пешекчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту максатында модернизацияләү чаралары оештырыла.

Ата-аналарның туклану өчен кертемнәрен арзанайту максатында районның барлык мәктәпләре мәктәп яны участокларында яшелчә үстерәләр. Үстерелгән яшелчәләр нуль бәясе белән кайнар туклануны оештыруга җибәрелә.   

Лилия ЙОСЫПОВА.

Балалар туклануы мөһим мәсьәлә
Балалар туклануы мөһим мәсьәлә
Балалар туклануы мөһим мәсьәлә
Балалар туклануы мөһим мәсьәлә
Балалар туклануы мөһим мәсьәлә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: