-Шушы көннәрдә Зөһрә Миңнебаева солдатларга үлән чәйләре, җылы оекбашлар, гигиена кирәк-яраклары тапшырды, хәтта посылканы шигырьләр һәм күңел хатлары белән тулыландырды.
-Фәридә Гайнуллина да үз өлешен кертте, берничә банка тушенка бирде.
-Илдар Саматов 8 кг бал җибәрде.
-"Солдатларга ярдәм" төркеменнән 17 000 мең сумлык кием һәм азык-төлек китерелде.
-«Бердәм Русия» партиясе үткәргән "Игелекле эшләр декадасы" акциясе кысаларында без яңа гуманитар ярдәм алдык.
- Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәпнең 1 "А" сыйныфы укучылары һәм ата-аналары да читтә калмады. Алар Яңа Ел открыткалары тутырылган берничә тартма җыйды.
Барыгызга да юмартлыгыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бергә без көчлерәк!