+22 °С
Яңгыр
Акция кысаларында Башкортстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Илеш районындагы җәмәгать ярдәмчесе Илсөяр Павлова М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен белү буенча викторина үткәрде. Балалар янгын зонасына эләккән очракта үзеңне ничек тотарга, янгын шаһиты булган очракта һәм көндәлек тормышта янгын чыгуга ничек юл куймаска дигән сорауларга җавап бирделәр. Белемнәрне ныгыту өчен "Ярый - ярамый" уены уйналды.