Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
12 декабрь 2024, 07:50

Җиңү безнең якта булачак!

Төбәк Башлыгы, бүген, 12 декабрьдә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламаны җиткергәндә җиңел булмаган, бик тә җаваплы елларда аңа республикага идарә итү хокукын ышанып тапшырган төбәк халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Республика Башлыгы барлык дәверләрдә дә Ватаныбыз көче аның халыкларының бердәмлегенә нигезләнүен билгеләде.

Җиңү безнең якта булачак!Җиңү безнең якта булачак!
Җиңү безнең якта булачак!

“Бу һәрчак шулай булачак. Без бергә эшлибез, көрәшәбез, бергә Русияне саклыйбыз. Киләсе елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы билгеләячәкбез. Бу бәйрәм безне өлкән буыннарның батырлыгына һәм каһарманлыгына, ныклыгына һәм көчле рухына тигезләшергә чакыра. Бу залда – махсус хәрби операциядә катнашучылар. Фидакарь хезмәтегез белән сез, хөрмәтле яугирләр, Башкортстан – Ватаныбыз Геройлары һәм ныклы терәге туган җире булуын исбатлыйсыз. Без яшьләребезне Ватанны саклаучыларның барлык буыннары батырлыгы өлгесендә чын патриотлар итеп тәрбиялибез. Алда безне җиңел булмаган сынаулар көтә. Бергә барлык кыенлыкларны җиңүебезгә, туган республикабыз һәм бөек Русиянең чәчкә атуы хакына барысын да эшләячәгебезгә ышанам. Без беләбез – Җиңү безнең якта булачак!” – диде Радий Хәбиров, Дәүләт Җыелышына җиткергән Юлламасын тәмамлап.

Фото:https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/187943.html

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас