Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 декабрь 2024, 07:15

Төбәк Башлыгы волонтерларга МХОда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде

Республика фронтка ышанычлы таяныч булды. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре оборона заказын үтәү күләмнәрен арттыра.

Төбәк Башлыгы волонтерларга МХОда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдердеТөбәк Башлыгы волонтерларга МХОда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде
Төбәк Башлыгы волонтерларга МХОда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде

Республика пилотсыз оча торган аппаратлар җитештерә һәм җыя, операторларны өйрәтә. Бу хакта бүген еллык юлламаны укыганда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде. "Башкортстан фронтка, яңа төбәкләргә, Курск һәм Белгород өлкәләренә 139 колонна гуманитар ярдәм җибәрде. Табиблар, төзүчеләр, юл һәм коммуналь хезмәткәрләр анда тыныч тормышны тергезергә ярдәм итәләр. Безнең "шәфкать туташлары" яугирләргә госпитальләрдә хатын-кызлар волонтерлык отрядлары составында ярдәм күрсәтә. Хатын-кыз медикларның беренче отрядында МХО зонасына Бишбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Эллина Заһид кызы Суфьянова да барды», – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе, республиканың барлык волонтерларына эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдереп.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас