Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 декабрь 2024, 09:50

Сак булыгыз – юка боз!

Сулыклар тигез катмый. Елга тамагында һәм кушылдыкларында, тиз агып, чишмәләр чыга торган һәм җылы сулар агып төшкән урыннарда, үсемлекләр булган урыннарда боз юкарак була. Ялгыз җәяүле өчен боз калынлыгы кимендә 10 сантиметр булырга тиеш. Караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда бозга чыкмагыз. Балаларны боз өстендә күрсәгез, битараф калмагыз, сулыктан чыгарыгыз.

Сак булыгыз –  юка боз!Сак булыгыз –  юка боз!
Сак булыгыз – юка боз!

Сулыкны боз буйлап күз күреме яхшы булганда һәм кичү өчен махсус җиһазландырылган урыннарда гына чыгарга киңәш итәбез. Әгәр сез чаңгыда барасыз икән, мәҗбүри рәвештә аны ычкындырыгыз, кулдан чаңгы таякларының каешларын салыгыз. Үзегез белән озын таяк, озынлыгы 5 метрдан да ким булмаган бау йөртегез. Алдан бозны тикшереп сак кына табаннарны боздан аермыйча хәрәкәт итегез.

Ялгыш сулык өслегендә туңмаган урынга төшсәгез, баш белән чумарга ярамый. Паникага бирелмәгез, ярдәмгә чакырыгыз. Егылу булган якка хәрәкәт итегез. Боз өстенә шуышып, кул- ларыгызны як-якка җәегез. Бозга аягыгызны салып, эреудән читкә тайпылыгыз. Үз эзегездән 3-4 метр ераклыкка шуышыгыз. Җылынырга тиз арада якындагы йортка керегез.

Хөрмәтле ата-аналар! Балагызның буш вакытын контрольдә тотыгыз, аларның бозга чыгуына юл куймагыз, үзегез дә кермәгез. Кышкы чорда сулыкларда хәвефсезлек чараларын төгәл үтәгез. Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз! Бердәм коткару хезмәтенең телефоны - 01, 112 (кәрәзле телефоннан).

Лилия РӘХМӘТУЛЛИНА, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас