Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 декабрь 2024, 09:25

Лаеклы бүләкләнделәр

2024 елның 14 декабрендә Уфа шәһәренең «Көрәш сарае» спорт әзерлеге үзәгендә Башкортстан Республикасы спорт министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Хәбибов БР Муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт белән идарә итү органнары җитәкчеләре, физкультура-спорт активы белән очрашты.

Лаеклы бүләкләнделәрЛаеклы бүләкләнделәр
Лаеклы бүләкләнделәр

Очрашу барышында 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар каралды, шулай ук төбәктә физкультура-спорт хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән тармак хезмәткәрләрен Башкортстан Республикасы спорт министрлыгының ведомство бүләкләре белән бүләкләү каралды.
Илеш районыннан бүләкләнделәр:

- Мактау грамотасы белән М.Гәрәев ис. спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илсирә Фәрит кызы Әһәдуллина.

- Рәхмәт хаты белән М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе директорының спорт эше буенча урынбасары Фәнзилә Миңнебари кызы Сәетова.

- Рәхмәт хаты белән 2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фәүзия Гайса кызы Мөхәммәдиева.

Лаеклы бүләкләр белән ихлас күңелдән котлыйбыз, тормыш юлындагы киртәләрне җиңеп, һәрвакыт җиңү юнәлешендә хәрәкәт итүегезне телибез!

Алга таба да эшегездә уңышлар, чәчәк ату һәм куелган максатларга ирешү телибез!

Чыганак

Лаеклы бүләкләнделәр
Лаеклы бүләкләнделәр
Лаеклы бүләкләнделәр
Лаеклы бүләкләнделәр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас