Рәмил Шәүкәт улы безнең район халкына таныш инде. Быелның март һәм ноябрь айларында ул геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган "Очередями льются строчки" һәм "Гитара – тоже автомат" программаларын уңышлы тәкъдим итте.
Бу юлы Рәмил Бәдамшин яңа программа белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, аның концертларының максаты – арт-терапия аша эмоциональ януны профилактикалау һәм сәнгать ярдәмендә реабилитацияләү. Концертның исеме «Лекари души» аның асылын тулысынча чагылдыра.
Күп кенә тамашачылар, совет шлягерларын тыңлап, күңелләре белән яшьлек елларына әйләнеп кайттылар, җырладылар һәм кул чаптылар. Рәмил Бәдамшин башкаруындагы һәр җыр аларда онытылмас тәэсир калдырды.
Район мәдәният сарае артистлары концертны күркәм җырлар белән тулыландырды.