Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 декабрь 2024, 10:20

"Театралика - 2024"

Район театр коллективларының "Театралика - 2024" конкурсы тәмамланды. Район мәдәният сарае сәхнәсендә гомум белем бирү учреждениеләренең иң яхшы театр коллективларын бүләкләү булды.

"Театралика - 2024""Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов, район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова иң яхшы театр коллективларын оста итеп чыгыш ясаулары белән тәбрикләп, диплом һәм сертификатлар тапшырдылар.
Финалга чыккан мәктәп коллективлары халыкны күркәм йомгаклау чыгышлары белән сөендерделәр. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын Ишкар урта мәктәбе коллективына бирелде. Аларның чыгышы жюрины үзенең осталыгы һәм креатив карашы белән таң калдырды. Икенче урынны Югары Яркәйдәге 4нче санлы һәм Кужбахты авылының мәктәп коллективлары үзара бүлеште. Өченче урынга Базытамак, Бишкурай һәм Карабаш авыллары мәктәпләре коллективлары лаек булды.
Чараны район мәдәният сарае артистлары күркәм җырлар белән тагын да ныграк ямьләндерде.
Барлык катнашучыларга хезмәтләре һәм иҗатлары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе елда да тагын да яктырак һәм талантлырак чыгышлары белән көтеп калабыз.

"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
"Театралика - 2024"
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас