Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 декабрь 2024, 05:00

КОТЛЫЙБЫЗ!

Түбән Яркәйдәге лицей базасында фәһемле чара оештырылды. Анда "Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм программалаштыру", "Уйлап табу мәсьәләләрен чишү" юнәлешләре буенча Идел буе федераль округы укучылары арасында интеллектуаль олимпиаданың муниципаль этабы үтте.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Олимпиада йомгаклары буенча Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 11 сыйныф укучылары Арсен Федоров һәм Данил Ивановтан торган команда "Уйлап табу мәсьәләләрен чишү" юнәлешендә икенче урынны алды.
Ә "Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм программалаштыру" юнәлеше буенча Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең ике командасы призёр булды: 9в сыйныфы укучылары Рәмис Гәрәев, Аскар Гафуров һәм 10 нчы сыйныф укучылары Урал Әхмәтьялалов, Айнур Ризаев, Артур Гарифуллин.
Егетләребезне ихлас күңелдән уңышлары белән котлыйбыз! Аларга яңа җиңүләр телибез!

 

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас