Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Һәйкәл М 12 «Восток» федераль трассасының яңа участогында, Муса Гәрәевның туган Иләкшиде авылы янында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 65 километрлы участок Башкортстанның биш авылын - Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап узып төзелгән.
Һәйкәл кую инициаторлары Илеш районы хакимияте һәм «Приуралье» Упрдор ФКУ булды. Бу инициативаны Радий Хәбиров хуплады.
Трасса участогын төзегән «Автобан» ДСК» җәмгыяте генераль подряд оешмасы архитектура объектын булдыру меценаты булды.
Легендар штурмовикның улы Евгений Гәрәев республика Башлыгына, юл төзүчеләргә һәм скульпторчыга әтисенә багышланган искиткеч һәйкәл өчен рәхмәт белдерде һәм бу скульптура аңа гынә түгел, ә барлык герой-очучыларга да булуын билгеләп үтте.