Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 декабрь 2024, 09:40

КОТЛЫЙБЫЗ!

20 декабрьдә «Аврора» талантларны үстерү үзәге мәйданчыгында, дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия мәгариф үзәге кампусында, Башкортостан Республикасында сәләтле (талантлы) балалар һәм яшьләрне үстерү эшен иң яхшы оештыруга республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Аврора «Башкортстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү төбәк үзәге» директоры Ренат Наил улы Кәримов мөрәҗәгать итте. Ул әлеге чараның сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләү системасын ныгыту өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Конкурста катнашучыларның казанышларын тану белем бирү процессының сыйфатын тагын да яхшыртуга һәм иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга этәргеч булып тора.
2024 елда конкурс дүрт номинация буенча оештырылды һәм үткәрелде, аларның һәрберсендә бәйсез экспертлар җиңүчеләрне һәм призерларны ачыклады.
«Башкортстан Республикасында сәләтле (талантлы) балалар һәм яшьләр өчен иң яхшы белем бирү программасы» номинациясендә Югары Яркәйдәге1нче санлы гимназиясенең физика укытучысы Фина Фаат кызы Яхина икенче дәрәҗә призёр булды.
Фина Фаат кызын лаеклы җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Чыганак

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас