СССР хәрбиләре Әфганстанга 1979 елның 25 декабрендә кертелә. Сугыш 1989 елга кадәр дәвам итә.… Ерак еллар томаны артында калып баручы «Әфган» сүзе бүген дә бик күп аналарның җанын тетрәндерә, ташкыялар арасында башын салган газиз уллары хакындагы авыр хәтирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләрнең яраларын кузгата.
“1979 елның 25 декабредә безнең совет гаскәрләре Әфганстанга кертелде. Бүген анда сугыш башлануга 45 ел. Безнең Илеш районыннан 271 кеше Әфганда хезмәт итте, шулар арасыннан 8 батыр егетебез һәлак булды. Бүгенге көндә безнең Илеш районында 130 әфганчы яши. Без, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, 25 декабрь көнне батырларыбызны искә алып, һәйкәлләргә чәчкә салабыз. Сугышта һәлак булганнар онытылырга тиеш түгелләр”, - ди “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела башлый. Әмма без бу гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез.
Һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның истәлеге исәннәрнең күңелендә яшәсен!