"2019 елдан республикада "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында 80 мең гектар мәйданда урман тергезелгән, - диде министр. - Утыртылган һәм һәлак булган агачлар арасында баланс 111 процент тәшкил итте. Быелга килгәндә, күрсәткечләр тагын да югарырак: 13,5 гектар һәлак булган һәм киселгән агач булса, 15,5 мең гектарда урман тергезү эшләре башкардык. Баланс - 114,8 процент.
Быел һава торышы эшчәнлеккә үз төзәтмәләрен кертте. Яңгыр күп яву сәбәпле, елгалар ташып, үсентеләрне батырган очраклар да булды. Шулай да утыртылган урман культураларының 80 проценты үсеп китте. Зыян булмады дип әйтә алабыз.
Утырту материалларына килгәндә, 2022 елдан аларның 20 проценты ябык тамыр системасы үсентеләре булырга тиеш, дигән таләп бар. Без бу таләпне үтәп киләбез. Быел бу күрсәткеч планы арттырып үтәлде - 23 процент. 1260 гектарда үсентеләр ябык тамыр системасы белән утыртылды. Киләсе елдан таләпләр катгыйлана - 30 процент булачак.
Бездә ачык грунтлы питомниклар челтәре зур - 65 данә. Көзге инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, 50 миллион утырту материалы чәчелгән. Әле орлык җыю бара. План 3 тонна иде, бүгенгә 3,5 тонна җыелган. Алар чәчәргә әзер. Теплицалар челтәрен киңәйтәчәкбез. Һәр арендатор читтән орлык эзләп йөрмәсен, үзе эшләгән урманчылыктан ала алсын дип тырышабыз. Бу юнәлештә эшләр бара.
Республикада 2,5 мең җир фонды арендаторы эшли. Төп эшчәнлекләре рекреация белән бәйле. Бу - урманнарны ял, туризм өчен куллану. Моңа туристлык тармагына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча булдырылган ярдәм чаралары, грантлар алу да булышлык итте. Аннары килешүләр саны буенча авыл хуҗалыгы килә. Нигездә, бу умартачылык, башкорт балы бренды белән бәйле. 230дан артык килешү агач хәзерләү юнәлешендә имзаланды. Шушы максатта 1,5 миллион гектар урман тапшырылган.
Кече һәм урта эшкуарлык өчен аукционнар үткәрәбез. Быел бер миллион кубометр агач сатуга куелды. 30 проценты сатылды. Аз түгел. Бу, нигездә, логистикага бәйле. Әлеге аукционнар аша без бюджетка, гомумән алганда, 80 миллион сумнан артык акча керттек. Республика бюджетына 55 миллион сум керде. Бөтен тармак буенча әйткәндә, Русия бюджет системасына - 900 миллион сум, республиканыкына 400 миллион сум керәчәк. Без бу планны арттырып үтәп киләбез.
2017 елдан урман фонды контроле космик мониторинг ярдәмендә алып барыла. 2018 елдагы белән чагыштырганда, законсыз хәзерләнгән агач күләме ике тапкыр кимеде. Быел, узган елдагы белән чагыштырганда, 25 процентка кимү күзәтелә. Инспекторларның матди-техник базасын яңарттык. 100дән артык патруль автомобиле, квадроцикллар, каргизгечләр сатып алдык.
Урман янгыннарына килгәндә, 16 пилотсыз аппарат алуга контракт төзелгән. Федераль проект буенча без 900дән артык техника, җиһазлар, инвентарь сатып алдык. Бу урман янгыннарыннан саклаучыларны 100 процентка җиһазландырырга мөмкинлек бирде. Видеомониторинг системасы эшли, тагын 10 камера куелачак.
Ефәк кортына каршы биш ел көрәштек. Быел да 16 районда 190 мең гектар урманны эшкәрттек. Киләсе елда мондый эшкәртү кирәк булмаячак.
Бу ел "Экология" гомумдәүләт проекты өчен соңгы ел булды. Киләсе елдан "Экологик иминлек" дигән яңа гомумдәүләт проекты старт ала. Яңа елдан яңа проект буенча эш башлыйбыз, шул исәптән "Урманнарны саклау" федераль проекты буенча эш дәвам итәчәк".
Фидрат ЯКУПОВ, “Илеш урманчылыгы” дәүләт автономлы учреждениесе директоры.
Ел әйләнәсендә башкарыла торган эшләр санап бетерерлек түгел. Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр әзерләү эшче куллардан физик ныклык, сабырлык таләп итә. Төбәгебездәге урманнар көчле һәм кодрәтле, сәламәт булсын дип тырышабыз. Моңа ирешү өчен иң алдынгы технологияләрне һәм кадрларны кулланабыз. Урман хуҗалыгы тармагы республика һәм район җитәкчелеге күз уңында булуы безне шатландыра, даими ярдәмне тоябыз.
Урман хуҗалыгы исәбенә алынган “Алтай-900” тасма пилорамасы, “СКР-7” станогы җитештерүчәнле эшли.
Агач үсентеләре үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Предприятие республикада беренчеләрдән булып ябык тамыр системасы булган үсентеләр үстерүдә перспектив юнәлешләр буенча эшли. Бу җәһәттән Үрмәт питомнигы аерым урын биләп тора. Биредә быел мондый ысул белән 80 мең данә үсенте үстерелә, моның өчен 500 кв.метр мәйданлы теплица бар. Киләчәктә тагы бер теплица эшләү планында торабыз. Анда каен, карагай орлыклары чәчеп, үсентеләр үрчетәчәкбез.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән район үзәге, авыллар йөзе дә үзгәрә. Участок урманчылыклары питомникларында үстерелгән яшь чыршы (зәңгәре дә), миләш, каен агачлары, спирея, барбарис куаклары Югары Яркәйне бизи. Язын һәм көзен агач утырту өмәләре оештырыла.
Нәтиҗәдә, 45,5 гектар мәйданда урманчылар белән берлектә 91мең данә яшь үсентеләр утыртылды. Алдагы елларда утырткан урыннарда өстәмә 30 гектар мәйданда 30 мең данә яшь үсенте җир куенына кертелде.
Яңа елдан яңа проект буенча эш башлау мөһим вакыйга. "Урманнарны саклау" федераль проекты буенча эшне дәвам итү һәм киләсе елдан "Экологик иминлек" дигән яңа гомумдәүләт проекты старт алу сөендерә.
Фото:Чыганак