Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 декабрь 2024, 09:25

Коррупция – Русиядә иң кискен проблемаларның берсе

Коррупция, властьның барлык дәрәҗәләренә йогынты ясап, Русиядә иң кискен проблемаларның берсе булып кала бирә. 

Коррупция – Русиядә иң кискен проблемаларның берсеКоррупция – Русиядә иң кискен проблемаларның берсе
Коррупция – Русиядә иң кискен проблемаларның берсе

2018 елдан, Президент Владимир Путин коррупциягә каршы көрәш буенча милли планга кул куйгач, тикшерүләр бөтен ил буенча активлашты — федераль ведомстволардан алып җирле структураларга кадәр. Махсус хәрби операция бу процессларны тагын да көчәйтте, бу Оборона министрлыгында һәм башка ведомстволарда шау-шулы тоткарлауларга сәбәп булды.

Агымдагы этапта мәгариф министрлыгы өлкәсендә коррупция схемаларыннан чистартуга аерым игътибар бирелә. Көч структураларының актив эше төбәк дәрәҗәсендә дә дәвам итә, бигрәк тә РФнең икътисади яктан алга киткән субъектларында.

Башкортстанда 2024 елда чиновниклар арасында, шул исәптән югары дәрәҗәле вазифа биләгән затлар арасында 50дән артык җинаять эше кузгатылган. Республика Башлыгы Радий Хәбиров түрәләргә карата җинаять эшләре һәм көч структуралары хезмәткәрләре эше буенча хәлләргә ачыктан-ачык комментарийлар бирә.

Көч структураларының нормаль эше бара. Ул булды, бар, без  бу даими барган эшнең шаһитлары. Түрәлек – җәмгыятьнең чагылышы ул. Без беркайчан да барысы да яхшы һәм идеаль дип әйтмибез. Кабахәтләр дә була. Алар беркайчан да булмаячак дип әйтергәме? Юк, алар булачак, тормыш шулай корылган. Төп бурыч – алардан вакытында котылу. Көч структуралары аерым карарлар кабул итә икән, димәк, без кайдадыр карамаганбыз, кайдадыр катырак, игътибарлырак булырга кирәк.

Безнең экспертлар Тикшерү комитеты һәм прокуратураның 2023-2024 елларда Русиянеи икътисадый яктан  иң көчле 10 субъекты арасында коррупциягә каршы законнарның үтәлеше турындагы йомгаклау отчетларын анализладылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тикшерү комитеты һәм прокуратураның йомгаклау отчетларын анализлау коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләт сәясәтендә җитди үзгәрешләр булуын күрсәтә. Әгәр элегрәк эшләр күбесенчә резонанслы очраклар кысаларында ачылган булса, хәзер бу системалы эшкә әйләнде.

Башкортстан Русиянең икътисади яктан алга киткән башка төбәкләре арасында коррупция турындагы җинаять эшләре саны буенча тыныч гавань кебек күренә. Бу республиканың контроль органнарының, финанс министрлыгының нәтиҗәле эшләве, шулай ук хокук саклау структураларының даими игътибары белән аңлатыла.

Шуңа  карамастан, җәмгыятьтә республиканың идарә итү командасына мәгълүмати һөҗүмнәр һәм аны массакүләм мәгълүмат һәм социаль медиа чаралары аша дискредитацияләү омтылышлары тынмый. Монда шуны билгеләп үтү мөһим дип саныйбыз: хәзерге команданың эшчәнлеге илдә коррупциягә каршы көрәш алымнарының үзгәрүе һәм Башкортстан җитәкчелегенең инвестицияләр җәлеп итү буенча нәтиҗәле эше белән туры килде.

Ачык киңлектә коррупция җәнҗалларын интерпретацияләү мәсьәләсе ачык кала, анда, безгә калса, урыннарда билгеле бер арттырып җибәрүләр  күзәтелә.

Чыганак: "Башкирский гамбит" Телеграм-каналы. 

Источник

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас