Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 декабрь 2024, 10:25

Тылсымлы чара үтте

Тылсымга, могҗизага бай Яңа ел бәйрәмендә район мәдәният сараенда ятим, сәламәтлекләре чикләнгән, күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен әкияти тамаша күрсәтелде.Кыш бабай һәм Карсылу белән очрашу алар өчен онытылмас тәэссоратлар калдырды. Район мәдәният сарае артистлары аларга күңелле ял минутлары бүләк итеп, чарада катнашучыларда могҗизалы бәйрәмгә ышаныч уятты.

Тылсымлы чара үттеТылсымлы чара үтте
Тылсымлы чара үтте

Яңа ел бәйрәмендә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Арппараты җитәкчесе Азамат Фәрит улы Абдрахманов катнашып, бәйрәм теләкләрен җиткерделәр, һәрбарчасын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, барлык хыялларының чынга ашуын теләделәр һәм балалар белән истәлеккә фотога төштеләр.
Кызлар һәм малайлар чыршы тирәли җыр да җырлап әйләнде, Кыш бабайга шигырь дә сөйләп күрсәтте. Чара ахырында һәркайсына бүләкләр тапшырылды.

Тылсымлы чара үтте
Тылсымлы чара үтте
Тылсымлы чара үтте
Тылсымлы чара үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас