Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 декабрь 2024, 04:30

Башкортстанда юл тармагы нинди уңышларга иреште?

БСТ каналындагы туры эфирда Башкортстанда юллар мәсьәләсе буенча брифинг булды.

Башкортстанда юл тармагы нинди уңышларга иреште?Башкортстанда юл тармагы нинди уңышларга иреште?
Башкортстанда юл тармагы нинди уңышларга иреште?

Соңгы берничә ел эчендә Башкортстанда юл төзелеше уңай үзгәрешләр кичерде.

Кыскача

Башкортстанда, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, 1300 км төбәк, муниципальара һәм җирле юллар ремонтланган. 56 км магистраль торгызылган һәм реконструкцияләнгән, 460 погон метрдан артык күпер норматив хәлгә китерелгән, шулай ук тагын 200 погон метр күпер төзелгән. Шуларның 158 км юллар һәм 372 погон метр күперләр “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ремонтланган, аны элегрәк Владимир Путин булдырган иде.

Транспорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел республиканың юл фондыннан юлларны ремонтлау, реконструкцияләү, төзүгә 38,6 млрд сум акча юнәлдерелгән. Шуның 4,1 млрд. сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

“Безнең төп бурыч – төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге юллар буенча хәрәкәт иткәндә Башкортстан халкы өчен хәвефсезлек һәм уңайлылык тәэмин итү",  –дип билгеләп үтте БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.

Шул ук вакытта төбәктә терәк челтәренә керә торган юлларга аерым игътибар бирелә. Әйтик, 2024 елда гына да 60 км.дан артык шундый юл норматив хәлгә китерелгән.

"Туристлык объектларына бара торган трассаларны ремонтлыйбыз. Гомумән алганда, быел республикада озынлыгы 72 км булган алты юл участогына ремонт ясалган. Алар арасында Уфа – Инҗәр – Белорет, Благовещенск – Павловка, Уфа – Охлебинино, Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск, Уфа – Иглин – Красная Горка – Павловка, Стәрлетамак –  Раевка юллары бар",  –  дип санап китте Транспорт министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, республикада капиталь ремонт, юлларны реконструкцияләү һәм озынлыгы 54 км дан артык булган яңа объектлар төзү үткәрелде. Сүз 13,9 км озынлыктагы Көнчыгыш чыгу юлы буенча хәрәкәтне башлап җибәрү, реконструкциядән соң Бөре – Тастүбә – Сатка юлының озынлыгы 40,6 км булган участогын ачу һәм Уфада 440 погон метр озынлыктагы Шакша күперен капиталь ремонтлау турында бара.

“Тавышлы юллар”

Башкортстандагы "Тавышлы юллар” – проблемалы участокларны ремонтлау программасы, бу юлларга халык зары аеруча күп.  Исегезгә төшерәбез, бу программаны Радий Хәбиров башлангычы  белән 2023 елда эшләтеп җибәрделәр.

2024 елда ремонтка 4,88 млрд сум бүлеп бирелгән. Шуларның 540 млн сумы поселокларга керү юлларын торгызуга, 150 млн сумы бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга, тагын 400 млн сумы төньяк-көнчыгыш районнарга бүлеп бирелгән. 2,3 млрд сумны 100 км озынлыктагы төбәк һәм җирле юлларны яңартуга бүлеп биргәннәр, дип хәбәр иткән  иде май аенда Транспорт министрлыгы башлыгы Любовь Минакова.

2024 елның 12 декабрендә Радий Хәбиров хөкүмәткә “Тавышлы юллар” фондын ел саен 1 млрд сумга арттыруны тәэмин итәргә, ә 2030 елга аның күләмен 9,5 млрд сумга җиткерергә кушты.

"Өстенлекле (“тавышлы") объектлар исәбендә быел республиканың 17 районында 112 км юл ремонтланды. Мәсәлән, Баймак һәм Хәйбулла районнарында 27,2 км Сибай – Акъяр юлы, Иглин районында 13,5 км Иглин – Кальтовка, Шаран районында 4 км Базгыя – Нөрәй юлы һәм башкалар норматив хәлгә китерелде", –  дип ачыклык керттеләр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бакчачылык ширкәтләрендә хәлләр ничек?

Бакчачыларга ярдәм итү – җирле власть эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе. 2022 елда Радий Хәбиров бакчаларга керү юлларын ремонтлау программасын башлап җибәрде. Бакчачылык ширкәтләрен транспорт белән тәэмин итү эше быел да дәвам итте.

"Бер ел эчендә Уфа, Күмертау, Бәләбәй, Иглин, Кушнаренко, Уфа һәм Чишмә районнарында урнашкан коммерцияле булмаган 72 бакча ширкәтенә илтүче 26 км юл ремонтланды. Аларда даими рәвештә 3 меңгә якын кеше яши", —  дип ассызыкладылар Транспорт  министрлыгында.

Бу юлларны ремонтлауга 150 млн сум акча бүлеп бирелгән. 2025 елга 20 муниципалитетта 150 объект карала, исемлеккә иң катлаулы участоклар керәчәк.

Бөре – Тастүбә – Сатка юлы

18 декабрьдә Башкортстанда рәсми рәвештә Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлы буйлап 40 км озынлыктагы Караиделне урап узу участогында хәрәкәт башланды.

"Бу участокны файдалануга тапшыру белән без Караиделдән алып Дуван районының Тастүбә авылына кадәрге участокта Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлын реконструкцияләүне төгәллибез. Барлыгы 5 ел эчендә 70 чакрымнан артык автомобиль юлы, шул исәптән Караидел елгасы аша 328 погон метр озынлыктагы күпер реконструкцияләнде һәм төзелде. Хәзер гомуми озынлыгы 250 км.дан артык булган бу юлның асфальт-бетон өслеге бар", – дип билгеләп үтте 23 декабрьдә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Любовь Минакова.

Төньяк-көнчыгыш районнарны — Кыйгы, Салават, Дуван, Балакатай һәм Мәчетле районнарын республика үзәге белән тоташтыручы автомобиль юлы бу участокта реконструкциягә кадәр гравий белән капланган булган, ел әйләнәсе йөрү мөмкинлеге булмаган. Караидел елгасы аша күпер булмау сәбәпле, юл кышын боз кичүе аша, җәй көне йөзмә күпер аша үткән, сезон арасында юл булмаган.

"Хәзер бу юнәлеш хәвефсезрәк булачак һәм хәрәкәтнең тыгыз булган  М-5 „Урал“ автоюлының альтернативасына әвереләчәк. Объект „Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль  юллары“ милли проекты кысаларында төзелде.  Хәзер сәүдә министрлыгы белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен күп функцияле ял итү зоналары төзү мөмкинлеген карыйбыз", — дип өстәделәр Транспорт министрлыгында.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлы төзелеше авыр барган.

"Чыннан да, бездә М-5 трассасына альтернатива барлыкка килүе бик мөһим. Анда юл озынлыгының артуы бар, ләкин хәрәкәтнең тыгызлыгы күпкә түбәнрәк һәм аның буенча тыныч кына йөрергә мөмкин. Республика халкын әлеге вакыйга белән котлыйбыз",  –  диде Башкортстан Башлыгы.

Көнчыгыш чыгу юлы

Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын 2024 елның 21 мартында ачтылар. Бөре –Тастүбә  –Сатка автомобиль юлы кебек үк ул да “Хәвефсез һәм  сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектка ярашлы төзелгән.

Көнчыгыш чыгу юлы шәһәрдән М-5 трассасына зур тизлек белән чыга торган иң эре түләүле инфраструктура объектына әверелде. Көнчыгыш чыгу юлы  ачылу белән  Уфаның төп транспорт артерияләрен бушатуга ирешелде. Юл, күпер, эстакада һәм  озынлыгы 13,9 км булган автомобиль тоннеле Башкортстан башкаласы үзәгеннән Уфа аръягына уңайлы һәм тиз йөрүне тәэмин итте. Проектны тулысынча тормышка ашыру өчен шәһәрдә Галле шәһәре урамына кадәр юл төзеләчәк, бу М-7 трассасыннан М-5 трассасына кадәр юл төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Көнчыгыш чыгу юлы – Башкортстанның һәм Идел буе федераль округының инфраструктура проекты, ул 2017 елда Башкортстан хөкүмәте (концедент) һәм  – “ВТБ Инфраструктурный холдинг”ка керүче “Башкортстан концессион компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  арасында төзелгән концессион килешү кысаларында тормышка ашырылды . Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе якынча 40, 3 млрд чамасы тәшкил итте.

Шакша күпере турында

Ремонтланган Шакша күпере буенча хәрәкәт транспорт чараларының массасы һәм тизлеге буенча чикләүләрсез булачак. Бу хакта БСТ телеканалындагы брифинг барышында Уфа хакимиятенең Төзелеш, юллар һәм ясалма корылмалар ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе белдерде.

Шакша күпере бүген, 27 декабрьдә, тулысынча ачылачак. Анда аерым эшләр дәвам итсә дә, бу  башкача хәрәкәтне ябуны таләп итмәячәк.

Константин Паппе сүзләренчә, 1980 еллар уртасында төзелгән Шакша микрорайоны янында Караидел елгасы аша күпер 2023 елга авария алды хәленә җиткән. Аның тимер-бетон конструкциясе булган, ул вакыт узу белән үзенең ныклыгын югалта һәм дым, температура үзгәрешләре һәм үтеп баручы транспорттан йөкләнеш тәэсирендә җимерелә башлый. Башта күпер корылмасы 30 тонна йөкләнешкә проектланган булган. Әмма консоль пролетларының балкалары асылынып торуын ачыклагач, транспорт йөрүгә 25 тонна, ә аннары 20 тонна чикләү билгеләнде. Күпернең соңгы тикшерүе 2019 елда үткәрелгән. Ул вакытта балкаларның 24 дән 28 сантиметрга кадәр асылынып торуы теркәлгән, бу тиз чаралар күрүне таләп иткән. Экспертлар пролетларны тикшергәч, конструкциянең ашыгыч рәвештә модернизацияләүгә һәм алыштыруга мохтаҗ булган иң көчсез участокларын ачыклаганнар.

2023 елның җәендә Шакша күперендә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомбиль юллры” милли проекты кысаларында капиталь ремонт башланды. Ремонт барышында күпер төзүчеләр барлык балкалы аралык корылмаларны киселмәгән тоташ металл корылмаларга, шулай ук терәк өлешләргә, деформацион җөйләргә һәм күпер нигезләренең конструктив элементларына алыштырдылар. Болар барысы да конструкциянең күпкә ныклы булуын тәэмин итәчәк һәм аның эксплуатация ресурсын арттырачак. Моннан тыш, транспорт объекты заманча гидроизоляция һәм яңгыр суларын локаль чистарту корылмаларына күчерү системасын алачак. Белгечләр белдерүенчә, капиталь ремонт үткәрелгәннән соң күпернең хезмәт итү вакыты 50 елга кадәр тәшкил итәчәк. 

Көньяк урап узу юлы

2024 ел бәяләрендә Уфаның Көньяк урап узу юлын төзү бәясе 43 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу хакта брифинг барышында БСТ телеканалында БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова белдерде.

Уфаны көньяктан урап узу төзелешен ике этапта алып бару күздә тотыла. Беренчесендә Кузнецов затонындагы Бородинская урамы буенча юлны дәвам итү һәм Агыйдел аша вант күпере төзү планлаштырыла, бу Уфа – Аэропорт трассасына туры чыгуны тәэмин итәчәк. Бу гомум озынлыгы 5,9 километр булган 620 метрлы күпер булган алты полосалы магистраль булачак. Икенче этапта “Цветы Башкирии”  торак пунктын урап үтеп, М-5 “Урал” трассасына чыга торган 5,3 километрлы юл төзү каралган.

Транспорт агымнарын оптимальләштерү өчен М-5 федераль трассасы аша юлүткәргеч төзеләчәк һәм “Цветы Башкирии”  микрорайонында Р-240 автоюлы белән киселештә өч дәрәҗәле чишелеш урнаштырылачак. 

40 елдан артык көткәннәр

Владимир Путин 22 декабрьдә видеоэлемтә режимында М-12 “Восток” трассасының яңа участогында хәрәкәтне ачты. Республикада яңа  урап узу юлы  “Русия” транспорт коридорының состав өлеше булып тора, Мәскәү – Казан – Екатеринбург – Төмән тизйөрешле маршруты составына керә. Юлның бу участогында эшләр 2022 елда башланган. Бу вакыт эчендә биредә төрле дәрәҗәдәге алты транспорт чишелеше һәм 28 күпер төзелгән. Объект юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белән җиһазландырылган, ул машина йөртүчене юл шартлары турында реаль вакыт режимында кисәтәчәк, мәгълүматларны 44 үзгәрешле мәгълүмат таблосына чыгарачак.

Төзелеш республиканың Илеш, Чакмагыш һәм Дүртөйле районнары территориясендә алып барыла. Төзелештә 1300дән артык кеше хезмәт салды, 470 берәмлек техника, дүрт бетон һәм биш асфальт-бетон заводы җәлеп ителде.

Ачылу тантанасында Владимир Путин искә төшергәнчә, бер ел элек Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 автоюлының заманча участогын файдалануга тапшырганнар һәм аңа ихтыяҗ зур булган. Бу вакыт эчендә аннан 26 миллионнан артык автомобильче файдаланган, 70 миллион тоннадан артык йөк ташылган.

Илдар МОСТАФИН, Илеш районы муниципаль район хакимияте башлыгы:

-Без шатлыклы вакыйга кичердек: М-12 "Восток" федераль трассасының яңа участогын ачу һәм файдалануга тапшыру. 65 километр озынлыктагы әлеге участок безнең район территориясе аша Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар һәм Лаяшты авылларын урап уза. Һичшиксез, кыска вакыт эчендә төзелгән яңа тизйөрешле трасса авылларыбыз аша автомобильләр агымын киметәчәк, юл хәрәкәте иминлеген арттырачак, һәм, әлбәттә, тормышыбызга сизелерлек үзгәрешләр кертәчәк. Юл төзелешендә катнашкан һәркемгә - ил җитәкчесе Владимир Путинга һәм республика Башлыгы Радий Хәбировка, "Автобан" ДСК "АҖ подряд оешмасына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

"Планлаштырганча, бу әһәмиятле магистральне Екатеринбург, Төмән һәм алга таба көнчыгышка таба үстерәчәкбез,  – дип вәгъдә итте Русия Президенты. – Хәзер аның составында Татарстанда Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен – 80 чакрым һәм Башкортстанда берничә торак пунктны 65 чакрым урап узу юлы сафка кертелә. Бу урап узу юллары шәһәр һәм поселоклардан транзит транспорты агымнарын чыгарачак, хәрәкәтне хәвефсезрәк итәчәк, кешеләрнең тормыш сыйфатына, аларның экологик иминлегенә уңай йогынты ясаячак”.

Башкортстандагы биш торак пунктның автомобильурап узу юлы –  М-7-нең яңа 65 километрлык юл өлеше Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын узып китә. Бу трасса юл инфраструктурасын сизелерлек яхшыртачак, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп. 

“Моңарчы трасса берничә торак пункт уртасыннан уза иде. Хәзер инде юл авыллар аша узмаслык итеп төзелгән. Халык моңа бик рәхмәтле”, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Һичшиксез, юл тармагындагы югарыда әйтелгән барлык казанышлар республикага Радий Хәбиров килү белән мөмкин булды. Моңа кадәр республика шулкадәр күләмдә сафка тапшырылган юл инфраструктурасы объектларын күргәне юк әле. Нәкъ менә ул идарә иткән чорда аның тырышлыгы һәм командасының җайга салынган хезмәте нәтиҗәсендә күптән көтелгән юл участокларын ачу мөмкинлеге барлыкка килде. Шул ук Көнчыгыш чыгу юлын кешеләр 20 елдан артык көткән, ә М-7 юлы участогын – 40 елдан артык. Һәм без ышанабыз, бу әле башы гына. Республиканың юл тармагы планнарында берничә елга исәпләнгән амбициоз планнар күп. Без аларның барысы да тормышка ашачагын төгәл беләбез, Уфа һәм аның тирә-ягы буйлап, республика, район әһәмиятендәге юллардан йөрү тагын да уңайлырак булачак.

Чыганак: "Башинформ".

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас