Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
27 декабрь 2024, 14:30

Ярдәм чаралары гамәлдә булды һәм булачак

2024 ел "Гаилә елы", "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы" билгесе астында үтте.

Ярдәм чаралары гамәлдә булды һәм булачакЯрдәм чаралары гамәлдә булды һәм булачак
Ярдәм чаралары гамәлдә булды һәм булачак

"Гаилә елы" уңаеннан республикабызда һәм федераль дәрәҗәдә бик күп чаралар оештырылды. Әмма мин бүген гаиләләрнең тормышын үзгәртергә булышлык иткән вакыйгаларга тукталып үтәр идем, - диде төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

- 23 гыйнварда илебез Президенты күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында указга кул куйды. Республикада 59 меңгә якын күпбалалы гаилә исәпләнә. Яңа елдан кертелгән социаль ярдәм чараларына килгәндә, шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирелде. Шулай ук, 2025 елга балалы гаиләләр өчен шатлыклы яңалыкларның берсе – әле ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-анадан эшләгән вакытта 13 процент салым тотылса, киләсе елдан ул 6 процент кына булачак.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм белән генә Русия демографик хәлне яхшырта алачак. Шуңа күрә безнең бурыч – бала да табып, профессиональ эшчәнлегендә дә нәтиҗәле аналарны табып, аларны үрнәк итеп күрсәтү. Чөнки хәзер кайбер яшь кызлар, башта - карьера, аннары гына гаилә дип, бала табуны кичектерә. Бу дөрес түгел, чөнки бала үстерү белән карьераны берләштереп алып барырга мөмкин.

Татьяна ВАСИЛЬЕВА, Илеш районында «Гаилә» хезмәте җитәкчесе:

2024 ел Гаилә елы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгыртучанлык елы билгесе астында үтте. Елның төп бурычы гаилә проблемаларына игътибар юнәлтү, гаилә кимәлләрен ныгыту һәм демографик хәлне күтәрү булды.

Гаилә хезмәте - гаилә белән социаль эш кысаларында  гаилә  мөнәсәбәтләрен  җайга  салу механизмнарының берсе,  аның  төп  максаты - гаиләнең төрле функцияләрен, бигрәк тә терапевтик, тәрбия, репродуктив функцияләрне оптималь  үтәвен  тәэмин итү, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрн камилләштерүгә, ир беләнхатынның һәм аларның балаларының  шәхесен гармонияле  үстерүгә, никахны тотрыкландыруга ярдәм итү.

Гаилә хезмәтендә ай саен «Гаилә ял көннәре», гаилә клубы утырышлары, гаилә консультацияләренең бердәм көннәре уза; вакыт-вакыт хәйрия акцияләре һәм социаль әһәмиятле чаралар үткәрелә; берничә социаль проект гамәлгә ашырыла.

2023 елның сентябрендә гаилә хезмәтендә бишенче почмак яшүсмерләр киңлеге ачылды, ул балалар һәм яшүсмерләр җәмгыятьләрен җәлеп итү урыны булды. Бу ял итү мәйданчыгы гына түгел. Монда яшьләр юрист, психологтан бушлай консультация ала ала,  төрле  ведомстволар белгечләре  белән  очрашулар үткәрелә, профилактик  һәм  һөнәри  юнәлеш бирү эше алып барыла.

Бу чаралар, беренче чиратта,  гаилә  кыйммәтләрен  ныгытуга,  рухи-әхлакый тәрбиягә, балалы гаиләләргә  һәм  үсеп  клүче  буынга  ярдәм  итүгә юнәлдерелгән.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас