Ачылыш яшь хоккейчыларның мавыктыргыч уеныннан башланды. 2012-2013 елгы балалар үзләренең осталыкларын бозда күрсәттеләр, һәм Үзәк командасы Көньяк микрорайон хоккейчыларын 5-1 исәбе белән җиңде.
Хоккей матчыннан соң барлык теләүчеләр өчен массакүләм шуу оештырылды. Бу кышкы күңел ачулардан һәм саф һавада актив ял итүдән ләззәт алу өчен менә дигән мөмкинлек!
Шугалакның эш режимы: 10:00 дән 22:00 гә кадәр. Керү ирекле.
Вакытны актив һәм күңелле уздырырга теләүчеләрнең барысын да күрергә шат булачакбыз. Тимераякта шуу һәм кышкы атмосфера белән ләззәтләнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Көтәбез сезне!