Конкурс ике номинациядә үткәрелде: «Әдәби иҗат» /үз иҗаты шигырьләре/ һәм «Ринат Хәйри әсәрләрен яттан уку».
Катнашучылар шагыйрьнең башкорт, татар телләрендәге шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан укыдылар. Яшь шагыйрьләр дә үзләре язган шигырьләрен тәкъдим иттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча «Ринат Хәйри әсәрләрен яттан уку» номинациясендә җиңүче Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге мәктәп укучысы Илшат Мостафин булды.
Ә «Әдәби әсәр» номинациясендә Рсай урта мәктәбе филиалының Үрмәт төп мәктәп укучысы Рузанна Вәлиева җиңүче дип табылды.
Конкурс турында тулырак укырга мөмкин: clck.ru/3FW59M.