Тантанада өй туе белән муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район прокуроры Рөстәм Нәгыймов һәм “Транс Инвест “Төзелеш компаниясе” җитәкчесе Илшат Әхмәтов котлады.
Һәр яңа фатир - 33 кв. метрдан да ким булмаган торак мәйданы булган уңайлы почмак ул. Фатир уңайлы һәм җылы: киеренке түшәмнәр, сыйфатлы ламинат, үзәкләштерелгән салкын һәм автоном кайнар су белән тәэмин ителгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа фатирга күчүчеләр белән махсуслаштырылган торак шартнамәсе төзелә. Биш ел узгач, алар торакны алга таба хосусыйлаштыру мөмкинлеге булган социаль найм шартнамәсен рәсмиләштерә алачак.