Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
30 декабрь 2024, 06:30

Күңелле кичә

Янтуган авыл клубында "Яңа ел белән!" дигән күркәм бәйрәм чарасы үтте.

Күңелле кичәКүңелле кичә
Күңелле кичә

Кичәне Сүлте авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Миңнуллинның Яңа ел котлавы һәм "Иң яхшы Яңа ел бизәлеше" конкурсында җиңүчеләргә, участок сайлау комиссиясе әгъзаларына һәм төзекләндерү эшләре буенча активистка Мактау грамоталары тапшыру белән башланып китте.

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмнең кызыклы программасын әзерләделәр. Матур чыршы, концерт номерлары, күңелле әкият геройлары, конкурслар, күңел ачулар тамашачыларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирмәде.

Кыш Бабай, Карсылу һәм 2025 ел символы - Елан барысын да Яңа ел белән котлады, тынычлык һәм муллык теләде.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар Кыш Бабайдан тәм-томнар алдылар.

Чыганак

Күңелле кичә
Күңелле кичә
Күңелле кичә
Күңелле кичә
Күңелле кичә
Күңелле кичә
Күңелле кичә
Күңелле кичә
Күңелле кичә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас