Бүген район үзәк мәйданында “Саумы, Яңа 2025 ел!” дип аталган күркәм чара үтте. Район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин котлады. Бәйрәмне тагын да ямьләндереп, район мәдәният сарае артистлары үзләренең концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Кадерле дуслар!
Сезне барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде!
Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2025нче ел яңа бәхетләр белән килсен.
Яңа еллар мөбарәк булсын!