- Югары Яркәйдән Нәҗип Сәрвәров җылы чалбарлар, 50 сөлге, 75 кулъяулык, простыня һәм 16 банка өй эшләнмәләре алып килде.
- Рсай авылы халкы 3х6 зурлыктагы ике маскировка челтәре үргән. Бу инде Рсайлылар якташларына-сугышчыларга тапшырган өченче челтәр.
- Югары Яркәй сугышчысы-интернационалист Артур Шәфыйков 61 окоп шәме, одеял һәм җылы свитер тапшырды.
- Югары Яркәйдән Сәйфетдияровлар гаиләсе 5 кг сохари, 5 җылы эчке кием комплекты, 9 комплект эчке кием һәм 8 пар кышкы оекбаш җыйганнар.
- Илеш районы мөселман хатын-кызлары советы сохари, өй токмачы, ит һәм балык консервалары, куертылган сөт, пакетлы чәй, рафинад, кәнфитләр, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр, шәхси гигиена чаралары һәм чәйгә тәм-томнар кергән гуманитар ярдәм җыелды. Югары Яркәй, Карабаш, Теләкәй һәм Аккүз мөселман хатын-кызлары үзләрен аеруча актив күрсәтте.