Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 гыйнвар 2025, 05:50

КОТЛЫЙБЫЗ!

2024 елның 28 декабрендә «Земский работник культуры» программасы җиңүчесе, Илеш районы Балалар сәнгать мәктәбенең хор фәннәре укытучысы Рәйлә Булат кызы Зариповага сертификат тапшырылды.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

2008 елда Рәйлә Булат кызы Учалы сәнгать һәм мәдәният училищесында укуын уңышлы тәмамлый. Шуннан бирле 15 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшли. Башкортстан Республикасы мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен БР мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы (2022 ел), РЦНТРБ (2022 ел) һәм Бөтендөнья башкорт Корылтаеның  Рәхмәт хаты (2023 ел), БР яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (2023 ел).
2024 елда Илеш районы Балалар сәнгать мәктәбендә эшли башлый.

Ул үзен талантлы педагог буларак таныта. "Алтын сапсан" Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында аның укучысы Әмир Мирзаһитов 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Без Рәйлә Булат кызын "Земский работник культуры" конкурсында җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Аңа эшендә уңышлар, иҗади илһам һәм яңа зур җиңүләр телибез.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас