+22 °С
Яңгыр
Республика олимпиадасы йомгаклары буенча Базытамак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Лилиана Сахауева һәм Кадер урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Нурия Шәйхелисламова призёрлар булдылар.
Призёрларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез. Укытучы-остазлары Ильмера Галиәкрам кызы Ахунованы һәм Айгөл Флүс кызы Фәтхуллинаны туган татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призёрларын әзерләгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.