Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 гыйнвар 2025, 07:20

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Махсус хәрби операция уздыру зонасында булган яугирләребез өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Ябалак авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр бик күп гуманитар ярдәм җыйды.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Анда иң кирәкле әйберләр һәм азык-төлек керде: өй эшләнмәләре, балык консервалары һәм тушенка, чәйгә татлы ризыклар, өй токмачы, носкилар, перчаткалар һәм эчке киемнәр, шәхси гигиена чаралары, пакетлы чәй, шифалы үләннәр, маскировка челтәре.
Барлыгы 12 тартма җыелды, шул исәптән 3 исемле посылка.
Ябалак авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең барысына да изге эшләре һәм ярдәмчел булулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм, һичшиксез, мохтаҗларга барып җитәчәк.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас