Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 гыйнвар 2025, 05:15

Мөһим мәсьәләләр каралды

Авыл хуҗалыгы идарәсенең актлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларының баш инженерлары киңәшмәсе узды. Анда авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Р.Ф. Мостафин, дәүләт техника күзәтчелегенең Илеш районы буенча сектор мөдире И. М. Нуртдинов, авыл хуҗалыгы оешмаларының баш инженерлары, техника һәм җайланмалар («Акрос РБ», «Агросила» җәмгыятьләре), шулай ук ягулык-майлау материаллары («Армада» җәмгыяте) белән тәэмин итүче компанияләр вәкилләре катнашты.

Мөһим мәсьәләләр каралдыМөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды

Киңәшмә барышында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр: механизаторларны укыту, ремонтлау, техник хезмәт күрсәтү, запас частьләр китерү, башкарылган эшләр күләме һәм ягулык-майлау материаллары туплау турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, хезмәтне саклау, техника һәм янгын хәвефсезлеге буенча чараларны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр темалары да күтәрелде.

Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре 2024 елда техник карау нәтиҗәләре һәм үзйөрешле машиналарны рәсмиләштерүгә (теркәүгә) карата яңа таләпләр турында сөйләделәр. Шулай ук АПК оешмаларының үзйөрешле машиналарын 2025 елда техник тикшерүгә әзерләү һәм бирү тәртибе турында фикер алыштылар.

ЮХХДИ район оешмалары һәм предприятиеләре катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне тәкъдим итте. Транспорт чараларының линиягә чыгу тәртибенә, юл кәгазьләрен һәм озату документларын рәсмиләштерүгә аерым игътибар бирелде.

Чыганак

Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас