Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 гыйнвар 2025, 11:35

Районда эш визиты белән

Бүген Илеш районына эш визиты белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры - Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов килде. Илшат Илдус улы белән бергә районның агросәнәгать комплексы үсешенә бәйле берничә мөһим объектында булдылар.

Районда эш визиты беләнРайонда эш визиты белән
Районда эш визиты белән

Программаның төп пунктларыннан берсе «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте базасында 1500 савым сыерына исәпләнгән роботлаштырылган комплекс инвестпроектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу булды.
Аннары Куйбышев исемендәге кооперативы мәйданчыгы да каралды, анда быел 600 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзү планлаштырыла. Бу предприятиенең җитештерү куәтен арттырырга һәм терлекләрне тоту шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук МТС «Центральная» җәмгыяте җитәкчелеге белән Ишкар авылында 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү турында килешүгә ирешелде.

Чыганак

Районда эш визиты белән
Районда эш визиты белән
Районда эш визиты белән
Районда эш визиты белән
Районда эш визиты белән
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас